Сабада мәктәп укучылары өчен районкүләм ифтар узды
Саба районы хакимияте һәм Саба мөхтәсибәте теләктәшлегендә район мәгариф бүлеге үткәргән саваплы мәҗлестә быел 600ләп бала авыз ачты.
Балалар ифтары өчен табын, гадәттәгечә, Саба урта мәктәбенең спорт залында әзерләнде. Быел саваплы мәҗлес өченче елын үткәрелә. Балалар белән бергә авыз ачарга ифтарга мәртәбәле кунаклар- Татарстанның Баш Казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, районы башлыгы Рәис Миңнеханов, Саба мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов килде. Балалар Җәлил хәзрәтнең Рамазан аенда нәфесне җиңү, башкаларга шәфкать-мәрхәмәт күрсәтү, игелек кылу турында үтемле вәгазен тыңладылар, район мөхтәсибәте әзерләгән дини викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Ахшам намазына азанны Олы Кибәчедә азан әйтү конкурсында җиңү яулаган Әмир Мөхәммәтҗанов әйтте. Җәмәгать белән ахшам намазы укылганнан соң, укучылар мул сыйлы табын артына үтте. Быел ифтар табынына кайнар пылау, гөбәдия, казылык, яшелчәләр, баллы ризыклар, җимеш-чикләвекләр, чәй, компот тәкъдим ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев