Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада медицина хезмәткәрләренең еллык хисап җыелышы узды

Җыелышта ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин, төбәкара клиник диагностика үзәгенең баш табибы Рөстәм Хәйруллин катнашты.Район үзәк хастаханәсе коллективы узган елгы эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясап, киләчәккә бурычлар билгеләде.

 Район үзәк хастаханәсе баш табибы Марат Йосыпов үз чыгышында хастаханәдә барган үзгәрешләр, халыкның сәламәтлек дәрәҗәсе хакында сөйләп узды.  2023 елда сәламәтлек саклау оешмасының төп эшчәнлеге «2025 елга кадәр Татарстан Республикасында сәламәтлек саклауны үстерү» дәүләт программасын, "Сәламәтлек саклау"  һәм "Демография" милли проектын, 2023 елларда Татарстан Республикасы биләмәсендә гражданнарга түләүсез медицина хезмәте күрсәтү   дәүләт гарантияләре программасын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән. Саба районында демографик вәзгыять тотрыклы сакланган, үлүчеләр саны кимегән. Районда 351 бала туган (2022 елга караганда  54 балага артык).  2023 елда уртача гомер озынлыгы 76,1 яшь (2022 елда бу сан 74,1 ел тәшкил иткән).  Үлем очракларының төп сәбәпләре- кан әйләнеше һәм яман шеш авырулары.   2023 елда халыкка диспансеризация үткәрү, “Мобиль поликлиника” проектын гамәлгә ашыру уңышлы дәвам иткән. Республика клиник хастаханәсе табиблары тарафыннан ерак авылларда яшәүче 837 кешегә медицина тикшерүе үткәрелгән, 46 кеше госпитализацияләнгән, 385 кешегә өстәмә тикшеренү тәкъдим ителгән.

Дәвамын газетабызның 17 апрель саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев