Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада өмәләр үтә

Бу көннәрдә һәркайда кызу эш гөрли. Кышын кар астында яткан барлык чүп-чар өскә калкып чыгып күзгә ташлана башлау белән, шәхси хуҗалыклар, оешма, учреждение, предприятиеләр, шәхси эшмәкәрләр өмә ясауга керешә. Хезмәт өмәләре безне берләштерә, саф һавада эшләү икеләтә табышлы: матурлык һәм чисталык тудыруга да өлеш кертәсең, сәламәтлек өчен дә файда.

Байлар Сабасы бистәсе буенча өмәләрдә катнашканда шунысы күзгә ташлана: әле арабызда кемнеңдер хезмәтен бәяләп бетермәүче, ерак кына түгел урнашкан чүп савытына иелеп чүп ташларга иренүчеләр дә бар. Матурлык та, чисталык та үзебез өчен, югыйсә. Әйдәгез, туган җиребез табигате белән бер сулышта булыйк, төзек һәм матур бистәбезне башкаларга да үрнәк булырлык итеп тотуда үз өлешебезне кертик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев