Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада мөгаллимнәрнең хезмәт бәйрәме узды

Узган атнада районыбызның белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә хезмәт куючы мөхтәрәм укытучылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.

Шунысы куанычлы, районы­бызда  мәгариф эше – һәр­ва­кыт игътибар үзәгендә.  Укы­ту­чыларның яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә куйган тырыш хезмәтләре лаек­лы бәяләнүе  әлеге һөнәрнең абруен тагын да арттыра. Район мәдәният йортында узган бәйрәм тантанасына зал тутырып килгән хөрмәтле мөгаллимнәрне район башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләп, алар алдына куелган җаваплылыкны билгеләп үтте. 

“Бик тә изге эш башкарасыз, шуңа сезнең өчен  көн дә бәйрәм булырга тиеш. Бүгенге көндә  бик тиз генә күп нәрсә белергә була. Моның өчен интернет мөмкинлекләре җи­тәр­лек. Әмма укучыларның бе­лемнәренә караганда укытучы күпкә  гыйлемлерәк  булырга тиеш.  Сезнең тырыш хезмәтегезнең нәтиҗәләре рес­публика  алдында да, әти-әни­ләргә дә ачык күренә.  Үзегезнең һөнәри хезмәтегездән башка  төрле өстәмә  вазифалар да башкарасыз. Тырышлыгыгыз өчен бик зур рәхмәт”, – диде Рә­ис Миңнеханов тәбрикләү чыгышында.

Мәгариф өлкәсендәге лаеклы  хезмәтләре, үз укучыларына фәнгә тирән мәхәббәт, тырышлык кебек сыйфатларны сеңдерә алган укытучыларыбыз сәхнә түренә чакырылып, төрле дәрәҗәдәге дәүләт бүләкләренә ия булдылар.  Россия Федерациясе мәгариф министрлыгының  Мактау грамотасына ике укытучы – Кызыл Мишә сәламәтлекләре чикле балалар өчен мәктәп-интернаты укытучы-дефектологы Айдар Кәрамов һәм Эзмә урта мәктәбе директоры Зөлфәт Гыйбадуллин лаек булдылар. Тантанада шулай ук  үз һөнәренең осталары булган мөгаллимнәргә “Мәгариф отличнигы” күкрәк билгесе, “Мәгариф һәм фән өлкәсе отличнигы”, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының, ра­йон башлыгының, мәгариф ида­рәсенең Мактау грамоталары тапшырылды. Яшь педагогларга хезмәт юлын башлаганда терәк булган укытучылар да читтә калмады,  шәхси хезмәтләре  өчен “Мактаулы остаз”  билгесе  биш мөгаллимгә тапшырылып,  әлеге мәртәбәле  бүләккә Саба гимназиясе укытучысы Гүзәлия Дәүләтшина  да лаек булды. 

“Мәгариф өлкәсендә 33 ел хезмәт куям. 1991 елда Ка­­зан педагогия институтын тәмамлап, Сабага эшкә кайт­­­тым.  Хезмәтемне югары бәя­ләүләренә мин бик шат, ул канатлар өсти, эшкә илһамландыра. Үзең генә уңышларга ирешеп булмый, мин төрле елларда эшләгән мәктәп коллективларына, аеруча Сәләтле балалар мәктәп-интернатына рәх­мәт­ле­мен.  “Мактаулы остаз”  билгесе  иясе буларак,  яшьләргә бервакытта да өлкән укытучыларга  мөрәҗәгать итәргә чи­тен­сенмәскә киңәш итәр идем. Сорау бирү ул – кызыксынучанлык билгесе.   Өлкән мөгаллимнәр күпь­еллык  тәҗрибәләре белән  уртаклашырга, ярдәмгә килергә  һәрвакыт әзер”, – ди Гүзәлия Рәшит кызы. 

“Районыбызның мәгариф сис­­­­­темасы мең ярымнан артык кешене берләштерә. Нинди ге­нә юнәлешне алсак та, Россия,  республика күләмендә уңышларыбыз күп. Бу шушы көчле команданың зур тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Гомер буе укучыларыгызның  уңышлары сөендереп торсын, ата-аналар хөрмәт белән карасын. Авыр хезмәтегездә сабырлык, тыныч тормышта яшәвегезне һәм эшләвегезне теләп калам”, – диде үзенең чыгышында район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Шакиров һәм 20 укытучы- тәрбиячегә идарәнең Мактау грамоталарын тапшырды.

Бәйрәмдә  мәктәп һәм балалар бакчалары  тәҗрибә учас­токларының эшчәнлегенә дә­ нәтиҗәләр ясалып, “Иң күп уңыш җыйнап алучы” номинациясе җиңүчесе  булып быел да  Икшермә кадет интернат -мәктәбе танылды. Балалар бакчалары арасында  беренчелекне Иләбәр авылының  “Умырзая” балалар бакчасы алды.  “Иң яхшы укыту-тәҗрибә участогы” номинациясендә мәктәпләр арасында  Саба урта мәктәбе, балалар бакчаларыннан  Сабаның “Кыңгырау” балалар бакчасы  ал­­дынгылыкны яулады.

Тантаналы өлештән соң хөр­мәтле мөгаллимнәргә район баш­лыгының махсус бүләге –  Татарстанның халык артисты  Вадим  Захаровның матур  концерт программасы  тәкъдим ителде

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев