Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада  сайлаулар зур  активлык белән  бара

Саба муниципаль районында ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау иртәнге сәгать 7.00дә 40 сайлау участогында башланып китте.

 

Саба муниципаль районында ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау иртәнге сәгать 7.00дә 40 сайлау участогында башланып китте. Сайлау участокларының  барысында  да бәйрәм рухы, җыр-моң яңгырый. Гражданнар  иртәдән үк күтәренке кәеф белән, бердәм рәвештә сайлау участокларына агыла. Район мәдәният йортында  урнашкан 2482нче сайлау участогы   барлыгы 1347 тавыш бирүчене берләштереп, аларның 22 сенә өйләренә барып сайлатачаклар. Сайлауга иң беренчеләрдән  булып Илшат Мөхәммәтшин килде.

Муниципаль район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов 7 сәгать 15 минутта әлеге участокта тавыш бирергә килде. "Үз гражданлык вазифамны үтәп, тавышымны бирдем. Районыбызда барлгы 21395 сайлаучы бар. Сабаның һәрбер сайлау участогында электрон тавыш бирү бара. Һәрбер сайлаучы үзе сайлаячак кандидатларның программалары белән танышып, үзенең тавышын бирер дип ышанып калам",- диде Расих Закирҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев