Сабада суыта, ләкин алга таба район халкын әбиләр чуагы көтә
7 сентябрьдә салкынрак булачак, һава температурасы +15 градуска кадәр төшә, яңгырлар явып узачак.
«7 сентябрьдә салкынрак булачак, һава температурасы +15 градуска кадәр төшә, яңгырлар явып узачак. 8 сентябрьдә, җомга көнне дә, шундый ук һава торышы көтелә, тик ул 1 градуска салкынрак була. Әлеге хәл Төньяк Атлантикадан циклон килү белән аңлатыла, ә бу температура түбәнәюгә һәм явым-төшемнәргә китерәчәк», - ди КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев.
Әмма температураның түбән төшүе озакка сузылмаячак, инде шимбә көнне үк һава җылына башлый һәм көндез +17 градус була. Бу көнне әле явым-төшемнәр булырга мөмкин, ә якшәмбе, 10 сентябрьдә, +20 градуска кадәр җылы һәм аяз һава торышы көтелә.
Җылы һава торышын, Переведенцев фикеренчә ,әбиләр чуагының беренче дулкыны дип атарга мөмкин. «Августның соңгы декадасында һава торышы салкынча иде, җәй ахырында ул җылы, уңайлы булды. Беренчесе булса да, без барыбер әбиләр җәенең икенче дулкынын көтәчәкбез. Чын әбиләр чуагы сентябрь уртасында яки икенче яртысында киләчәк», - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев