Сабада узган «Кабак бәйрәмендә» 92 килолы кабак үстергән райондашыбыз да тәбрикләнде
Алтын көзнең җылы, кояшлы бер көнендә «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе коллективы кабат халыкны кабак бәйрәменә җыйды.
Җомга көнне үзәк мәйдан чын Сабантуйны хәтерләтте: кабактан әзерләнгән ризыклардан сыгылып торган өстәлләр урам буйлап тезелеп, тәмле-татлы хуш исләр бөтен тирә-юньгә таралды. Явым-төшемнәрнең сирәк булуы да кабак үстерүчеләргә киртә булмаган: быел бакча патшабикәләре тагын да зуррак һәм күбрәк булып өлгергәннәр. Иң түрдә, әлбәттә, бәйрәмнең төп хуҗалары урын алган иде. Быел кабаклар барлыгы 24 булып, бәйрәм ахырында кайсысы тантана итәчәген сабыр гына көтеп тордылар. Районыбызда күп еллар дәвамында үтүче әлеге күркәм чара белән танышырга республика газеталарыннан һәм телевидениеләреннән журналистлар, танылган блогерлар да килгән иде.
«Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясенә шушындый югарылыктагы бәйрәм оештыруларына бик зур рәхмәт. Кабак бәйрәме бакчачылар хезмәтенә күпмедер нәтиҗә ясау да. Бакчада хезмәт кую үзе бер зур эш булса, бирегә әзерләнеп килү икеләтә хезмәт. Бәйрәмне зурлап килүчеләргә бик зур рәхмәт! Үзегезгә күтәренке рух алып китәрлек булсын», – диде үзенең сәламләү чыгышында башкарма комитет җитәкчесе Марат Ишниязов. Телерадиокомпания җитәкчесе Әлфия Мөбарәкова коллектив исеменнән 20 ел дәвамында бәйрәм үткәрергә мөмкинлек биргән районыбыз җитәкчеләренә рәхмәт сүзләре җиткерде.
Комиссия әгъзаларына һәр күргәзмә мәйданчыкларын карап, җиңүчеләрне бәяләү җиңелләрдән бирелмәде. Чөнки композицияләр берсеннән-берсе матур, кабатланмас, югары сәнгать әсәренә тиң булырлык иде. Ә иң зур – күпертелгән кабакны район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре әзерләгән, гомумән, авыл клубларын, китапханәләрен берләштергән әлеге зур, көчле коллектив бөтен фантазияләрен эшкә җигеп, быел да «кабаклар патшалыгы» тудырган.
Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре бәйрәмгә «Олы Нырты» брендын булдырганнар. Эченә кабак тутырылган каз да пешереп алып килгәннәр иде. «Кабак бәйрәменә 20 ел киләбез. Быел юбилей елы булгач, аеруча ныклап әзерләндек. Мәдәният йорты каршында эшләп килүче фольклор ансамблебез белән такмаклар яздык. Бу бәйрәмне ел да көтеп алабыз, үзебезнең Сабабыз белән горурланабыз. «Олы Нырты» бренды астында кабак суын, пюресын, чәен әзерләдек», – дип сөйләде Олы Нырты мәдәният йорты мөдире Гөлназ Гаффарова. Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәре Илшат Шәрифуллин кабактан окарина дип аталган тынлы музыка коралы ясап, тамашачыларны «Бас кызым, Әпипә» көен уйнап күрсәтеп сокландырды. «Әллә кабактан да моң чыга инде», дип кызыксынып янына килүчеләр дә булды. Юлбат мәдәният йорты мөдире Гүзәл Фәтхриева 20 еллык бәйрәмгә күз явын алырлык бизәлешле, өстәл кадәр зурлыкта торт пешергән иде. Быел бәйрәм шунысы белән дә үзенчәлекле булды: беренче тапкыр лотереяга кабак бәлеше уйнатылды. Ул бәйрәмгә Казан шәһәреннән махсус кайткан Татар Икшермәсе тумасы Рәмзия ханым бәхетенә елмайды. Финанс-бюджет палатасы быел да бик тә үзенчәлекле композиция әзерләп килеп, район буенча иң күп салым кертүче оешмаларны кабаклар зурлыгы белән сурәтләгәннәр иде. Кырбаш мәдәният йорты хезмәткәрләрен бик тә үзенчәлекле эшләнмәләре җиңүче итеп танытты. Районыбызның социаль өлкә учреждениеләре дә бәйрәмдә зур әзерлек белән, оешкан төстә катнаштылар. «Тургай» приюты бер арба көзге уңыш төяп килсә, Югары Утар интернат-йорты коллективы пешереп алып килгән камыр ризыкларын халык чират торып алды. Саба гимназиясе кабактан хапама дип аталган әрмән ризыгы тәкъдим итеп, халыкны затлы сый белән кунак иттеләр. «Кабак – әрмәнчә җир шары символы, дөге һәм май – мул, бай тормышны, төрле җимешләр – милләтләр дуслыгын, алар барысы берләшеп, тыныч җир йөзен гәүдәләндерә», – дип аңлатты гимназиянең педагог-оештыручысы Луиза Саргсян.
Елдагыча, балалар бакчалары да әлеге бәйрәмгә зур әзерлек белән килгәннәр. «Бәйрәмгә 38 төрле продукция алып чыктык. Үзебезнең бакчабызда үстерелгән кишер, чөгендер, кабактан пешерелгән төрледән-төрле ризыкларны тәкъдим итәбез. Барлыгы 450 данә кабак бөккәне пешердек. Кышлыкка уылган кишернең килосын 80 сумнан сатабыз», – диде «Шатлык» балалар бакчасы мөдире Рушания Зарипова.
Иң зур кабак үстерүче булып быел да Байлар Сабасыннан Алисә Һадиева танылды. Узган елгысы 62 килограмм 400 грамм авырлыкта булса, быел Алисәнең гигант кабагы нәкъ 30 килога артыграк – 92 килограмм 400 грамм тәшкил итте. «Мин кабак үсентесен май аенда ачык туфракка чыгарып утырттым. Башта салкын булганлыктан, августта гына үсә башлады. Былтыргы ук сортны махсус бәйгегә дип үстердем. Технологияләре бик катлаулы: су сиптем дә, бетте түгел, гел карап торырга кирәк. Үзем дә кабак ризыкларын яратып әзерлим», – диде Алисә. Бәйрәм тамашасын һәвәскәр җырчылар, агитбригадаларның күңелле чыгышлары ямьләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев