Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада узган районкүләм ифтарда 800гә якын халык авыз ачты

Зур масштаблы авыз ачтыру быел да районыбыз җитәкчелеге, Саба районы мөхтәсибәте тарафыннан иганәчеләр, шәхси эшмәкәрләр, аерым затларның сәдака акчаларына оештырылды. Ифтарда Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов та катнашты.

Быел ифтар яңа урында Саба урта мәктәбе базасында үткәрелде. Башка еллардан аермалы буларак, быел саваплы мәҗлескә 100 сумлык түләүле билетлар белән керделәр. Билет сатудан кергән акчаны район мөхтәсибәте җитәкчелеге алдан ук  ярдәмгә  мохтаҗларга таратылачагын искәрткән иде. Шуңа да билетлар тиз арада сатылып бетте. Сәдака акчасы  бәйрәм барышында  Шәмәрдәндә яшәүче ике бала анасы, онкология белән авыручы Илсинә Газизова, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган  яшүсмерләр-  шәмәрдәнле Алмаз Тугушев, Сатыштан Тимур Дергуновның якыннарына тапшырылды. 

  Бәйрәмдә вәгазьне имамнар Алмаз Галимҗанов, Әхмәд Сафин сөйләде, кечкенәдән дини тәрбия алып үсүче Саба яшьләре Аишә һәм  Камол Камоловлар Коръән сүрәләре укып күңелләрне нечкәртте. Бәйрәмнең рәсми өлеше Җәлил хәзрәтнең Рамазан ае фазыйләтләре һәм уразаның соңгы 10 көнендә  “яшеренгән” Кадер киче турында үтемле вәгазе белән төгәлләнде. Азан әйтелгәч, җәмәгать алдан таратылган су һәм җимеш белән авыз ачты. Аннары Җәлил хәзрәт җитәкчелегендә ахшам намазы укылды. Фарыз гамәл үтәлгәннән соң, халык бердәм булып табын янына тезелеште. Авыз ачучыларга табында кайнар пылау, катык, җиләк җимештән әзерләнгән компот, казылык, сыр, яшелчәләр, баллы тәм-томнар, камыр ризыклары тәкъдим ителде. Һәркем бу мәлдә канәгатьлелек хисләре кичерде. Авыз ачучыларга ризык өч җирдә әзерләнгән иде. Идәнгә утырып ашый алмаучылар өчен аерым залларда өстәл артында утырып ашау мөмкинлеге тудырылды.  Табыннарны әзерләүгә 60лап волонтер җәлеп ителде. Район мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов ахырдан әлеге изге эшне оештыруга вакытларын һәм малларын сарыф иткән һәркемгә олы рәхмәтләрен җиткерде, киләсе Рамазан аен да исән –имин булып, тыныч илләрдә, тыныч көннәрдә каршыларга язсын иде дип дога кылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев