Сабада ветераннар оешмасында яңа рәис сайланды
Узган атнада Саба муниципаль районы ветераннар (пенсионерлар) советының хисап-сайлау конференциясе булды.
Аның эшендә Zoom платформасы аша авыл (шәһәр) җирлекләре башлыклары, башлангыч оешмалар рәисләре катнашты. Җирле җәмәгать оешмасының 2020-2024 елдагы эшчәнлеге турында Мәгъсум Галиуллин чыгыш ясады. Аннары ветераннар советының яңа рәисе итеп бертавыштан Альфред Мөхәммәтнәҗип улы Габдрахманов сайланды. Ул 1952 елда Иркутск шәһәрендә туган. Ульяновск гвардия югары команда училищесын тәмамлаган. 1973-1976 елларда Германиядә совет гаскәрләре группасында хезмәт иткән. 1977-1989 елларда Балтач район хәрби комиссариатында (ярдәмче, урынбасар, комиссар) эшли. 1989 елдан алып 1997 елга кадәр Саба районы хәрби комиссары була. 1997 елда район хакимияте башлыгы урынбасары, 1997-2012 елларда ШЛПУМГның иминлек хезмәте начальнигы. Бер ел район инвалидлар оешмасын да җитәкләде. Ветераннар аңа эшендә уңышлар теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев