Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабадан 17 «Агростартапер» исеме игълан ителде, алар тиздән үз бизнес-проектларын эшләтә башлыйлар

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “2019-2024 елларга «Агростартап» проекты буенча крестьян-фермер хуҗалыкларын булдыру һәм үстерү” ведомство программасы буенча грантлар бирүгә крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алу конкурсына йомгаклару ясау турында хәбәр итә. Грантларның гомуми суммасы 659 млн. сумнан артык.

Крестьян-фермер хуҗалыкларын үстерү конкурсына Татарстанның 36 муниципаль районыннан 300 катнашучыдан 162 фермер 1,6 млн сумнан 6 млн. сумга кадәр грантларга ия булдылар. Иң күп җиңүчеләр Кукмара (27 фермер), Мамадыш (19 фермер) һәм Саба (17 фермер) районнарыннан.  

Грант алучылар ит һәм сөт терлекчелеге, ат, сарык үрчетү, кошчылык, умартачылык, товар балыгын үрчетү, җиләк-җимеш культуралары, бөртекле, кузаклы һәм азык культуралары юнәлешләре һәм башка юнәлешләр буенча проектларны гамәлгә ашыра алалар.

«Соңгы елларда авыл хуҗалыгы җитештерүен автоматлаштыру һәм кул эшен техникага алыштыру исәбенә агросәнәгать комплексы оешмаларында эшләүчеләр саны шактый кимеде. Билгеле инде, аларны эшкә урнаштыру, аларның керемен булдыру проблемасы барлыкка килә, республикада моны хәл итү өчен үзара бәйле тулы чаралар комплексы эшли. Эш башлаучы фермерларга ярдәм итү программасы “Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү” илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла һәм ул авыл халкының тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга, аны эш белән тәэмин итүгә, авылда яшьләрнең эшлекле активлыгын арттыруга, авыл тормыш рәвешен саклап калуга юнәлдерелгән», - дип, билгеләп үтте Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эш башлаучы фермерларның акчаларны максатчан тотуларын контрольдә тота һәм, грантның максатчан тотылмау һәм (яисә) аларны алу өчен дөрес булмаган белешмәләр һәм документлар тапшырылу фактлары ачыкланса, бирелгән грантларның бюджетка кире кайтарылырга тиешлеген искәртә.  

Фото: agro.tatarstan.ru

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев