Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабадан солдат анасы республика рәисенә сорау бирде

Туры элемтә

23 декабрьдә Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов Г. Камал исемендәге театрның яңа бинасында федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашу үткәрде һәм елга йомгак ясады. Видеоэлемтә аша барган очрашуда шулай ук  Кукмара районы волонтерлары, Тукай районыннан эшмәкәрләр һәм Саба районының Туктар авылыннан биш бала анасы (шуларның берсе махсус хәрби операциядә) Фәнзия ханым Хәйбиева  катнашты. Ул Республика Рәисеннән махсус хәрби операциядән кайткан егетләргә нинди ярдәм күрсәтелүе турында кызыксынды. Рөстәм Нургали улы волонтерларның, гади кешеләрнең һәм гаиләләрнең, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга мөмкин булган барлык чаралар белән ярдәм итүче предприятие, оешмаларның эшен югары бәяләде. Республика Рәисе шулай ук: "Без егетләребез турында кайгыртабыз, алар белән элемтәдә торабыз, безнең анда махсус билгеләнгән кешеләр бар, алар егетләр белән очраша, аларга нәрсә кирәклеген сорый. Яллар вакытында егетләр белән очрашулар уздырабыз, нинди ярдәм кирәклеген белешәбез һәм аларның барлык мәсьәләләрен хәл итәргә тырышабыз. Яралылар өчен дә мөмкин булганның барысын да эшлибез» диде. Шулай ук Рөстәм Нургали улы махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәмнәре өчен республика халкына рәхмәт белдерде.

Мәгълүмат Саба муниципаль районы сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев