Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабадан үрнәк гаилә башлыгы Илфат Фәләхов : «Айсылу белән алтын туебызны да бергә каршыларга язсын»

Алар танышып, 4 ел үтүгә, гаилә­лә­­рен корып җибәрә. Менә инде 32 ел гомерләрен Айсылу һәм Илфат Фә­ләховлар иңне-иңгә куеп парлы булып үтәләр.

Алар танышып, 4 ел үтүгә, гаилә­лә­­рен корып җибәрә. Менә инде 32 ел гомерләрен Айсылу һәм Илфат Фә­ләховлар иңне-иңгә куеп парлы булып үтәләр. Икесе дә Килдебәк авылыннан. 1990 елда матур итеп туй үткәргәннән соң Сабада яши башлаганнар. Яңа өйләрен өлгертеп, 3 ел шушы якты, матур нигезләрендә гомер кичерәләр. 2 батыр, тырыш ул үстергәннәр.

“Балалар, Аллага шөкер, тәртипле, эшчән булып үстеләр. Ирем Илфатның зур тырышлыгы нәтиҗәсе бу”, - ди Айсылу ханым.

Олы уллары Илназ 2022 елның 5нче мартында махсус хәрби операциягә китә. 1998-2009 елларда Саба гимназия­сендә укыган егет, урта белем алганнан соң Казан танк училищесына укырга керә. Бер айдан соң аларны Мәскәүгә югары хәрби-команда училищесына күчерәләр.

“Хәрби кеше булырга теләвенә без каршы булмадык. Бу аның үз карары. Без гаиләдә 3 бала үстек. Мин иң олысы. Без үскәндә тормыш барыбер икенче иде. Авырлыклар күп булды. Әти-әни начар тәрбия бирмәде. Балаларыма да алар биргән тәрбияне сеңдерергә тырыштым”, - ди гаилә башлыгы Илфат Фәләхов.

Уллары Илназ хәзергесе көндә Бахмут шәһәрендә хезмәт итә. Ул – батальон командиры урынбасары. Илназ күрсәткән батырлыклары өчен “За отвагу” һәм “За боевые отличия” медальләре белән бүләкләнгән. Әле күптән түгел генә, июнь аенда, туган якларына кайтып килгән. Тормыш иптәше Илина Башкириядән. Алар Ерак Көнчыгышта танышканнар икән. Ул вакытта башкорт кызы Илина төзелеш инженеры булып эшләгән. Аларның Ильяс исемле 2 яшьлек уллары бар. Тагын бер олы шатлыклары булырга тора – икенче бәбиләрен көтәләр.

Гаилә башлыгы Илфат абый Фәләхов та әфганчы-интернационалист. Шуңа күрә ул үзенең улы өчен бигрәк тә ут йота. “Кайнар нокта”да булуның нәрсә икәнен бик яхшы беләм. Улыбызның исән-сау әйләнеп кайтуын көтәбез.  Иң авыр вакытларны Әфганда калдырып кайттым. Гаилә тормышында барысы да әйбәт, Аллаһка мең шөкер! Хәзерге вакытта дөньяның тыныч булмавы гына борчып тора. Һәр кешенең газиз баласы үз янында булсын иде, диеп, телибез!”, - ди ул.

Илфат абый Фәләхов хәзерге көндә лаеклы ялда. Ялга кадәр Саба районының ведомстводан тыш сак бүлегендә эшләгән. Кече уллары Алмаз да әтисенең юлы буенча атлый. Ә Айсылу апа инде 30 елга якын “Кыңгырау” балалар бакчасында кече тәрбияче булып эшли.

Үрнәк гаиләне Саба муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов котлап, истәлек медале һәм бүләкләр тапшырды. “Матур тормышыгыз белән күпләргә үрнәк булып торасыз. Улыгыз да тынычлык сагында. Аңа да бик зур рәхмәт. Сезгә сабырлык! Илназга исән-сау әйләнеп кайтырга язсын! – диде җитәкче. Матур парны Саба шәһәр җирлеге башлыгы Расих Хәсәнов, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлнар Шәфыйкова, Саба һәм Теләче районнары буенча хәрби комиссар Фәнис Закиров та тәбрикләде.

“Бер-береңне ихтирам итеп, аңлап яшәгәндә генә гаилә нык­лы була. Айсылу белән бергәләп Алтын туйны да үткә­рергә язсын иде”, – ди Илфат Фәләхов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев