Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабага академик десант төште

Кичә Саба гимназиясе зур кунакларны кабул итте. Республикабызда Фәнни-технология үсеше елы уңаеннан ТР Фәннәр Академиясе галимнәре, Казан шәһәре югары уку йортлары мөгаллимнәре катнашында фәнни-гамәли конференция узды.

 

   Республикабызда Фәнни-технология үсеше елы уңаеннан "Татарстан- Яңа Гасыр" республикакүләм иҗтимагый хәрәкәте проекты кысаларында, әлеге хәрәкәтнең Саба территориаль булеге (җитәкчесе Зөлфирә Иксанова), район мәгариф булеге хезмәткәрләре Саба гимназиясендә ТР Фәннәр Академиясе галимнәре, Казан шәһәре югары уку йортлары мөгаллимнәрен кабул итте.  Фәнни-гамәли  конференция  бүгенге көннең иң тәҗел темасы -экология, ягъни әйләнә- тирә мохитне саклау мәсьәләләренә багышланды. Делегация җитәкчесе “Татарстан – яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәте Югары  советы Башкарма комитеты рәисе, Татарстан Дәүләт Советы  депутаты  Алсу Тарханова  “Академик десант” проекты очрашуларының “Татарстан — Яңа Гасыр» иҗтимагый хәрәкәте оештыруындагы Җир хартиясен гамәлгә ашыру кысаларында узуын һәм   һәркемнең уртак эшкә – җиребезне яклау һәм саклауга үз өлешен кертә алуын ассызыклады. Алга таба чыгыш ясаучы лекторлар - биология фәннәре  докторы Дмитрий Иванов экология мәсьәләренә багышланган милли проектлар белән таныштырды.Ш.Мәрҗәни исемендәге тарих институты фәнни хезмәткәре , тарих фәннәре кандидаты Бәхтияр Измайлов “Саба – тарихи-мәдәни мирасы ” дигән темага районыбызның Идегәй чорыннан алып бүгенге көнгә кадәр барып тоташкан тарихи үткәне турында сөйләде.  Очрашуның икенче өлеше “Һөнәрләр турында шоу" рәвешендә дәвам итте, ягъни районыбызның барлык урта мәктәпләреннән килгән 140 өлкән сыйныф укучысы, 3 төркемгә буленеп , КФУ, КНИТУ, ЭНЕРГО университеты галимнәре, студентлары катнашында оештырылган   иҗат лабораторияләрендә практик тәҗрибәләр үткәрүдә катнашып, үзләренең теоретик белемнәрен ныгыттылар. Укучылар, алдан узләре белән әзерләп алып килгән чишмә яки өй краныннан агучы суга, йорт яны бакчаларындагы туфракка, сулый торган һавабызга галимнәр, студентлар булышлыгы белән тикшерү, ягъни анализ  уткәрделәр һәм кирәкле мәгълүмат алдылар.

  Конференция эшендә Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов та катнашты һәм балалар белән оештырылган әлеге тәҗрибә-өйрәнү эшенә уңай бәя бирде, укучыларга мондый чараларда актив булырга, экология, туган якны саклау мәсьәләләренә багышланган фән олимпиадаларында да катнашырга чакырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев