Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабага килгән Кытай кунакларын балалар ипи-тоз һәм кытайча җырлап каршы алды

Узган атнада районга эшлек­ле сәфәр белән Кытай Халык Республикасының Татарстандагы консулы Сян Бо әфәнде, мәгариф эшләре буенча икенче сәркатип Лю Сюецзяо, консул-атташе Се Сыци килде.

Сәләтле балалар мәктәбе уку­чылары кунакларны ипи-тоз, ачык йөз һәм җыр-бию­ләр белән каршы алды.

“Гү­зәл Саба якларына янәдән ки­лүе­безгә мин бик шат. Балаларга тирәнтен белем бирү мәк­тәбе районның энҗе бөр­теге дип саныйм. Биредә нык­лап белем алу өчен бөтен мөм­кинлекләр дә тудырылган. Укучыларның кытай телендә чиста итеп чыгыш ясавы минем өчен көтелмәгән хәл булды. Сезнең мәктәп укучылары да кечкенәдән үк күңелләрендә Кытай белән Россия арасында дуслык орлыклары чәчәрләр һәм үзара элемтәләрне ныгытуга үзләреннән өлеш кертерләр”, – диде Сян Бо әфәнде.

Район башлыгы Рәис Миңнеханов әй­түенчә, Кытай тормышын, алар­ның мәдәниятен, телен өй­рәнүгә нигез 2005 елдан салынган. Шулай ук укыту прог­раммасының да бик кызыклы булуын ассызыклап үтте ул.

“Сездән өйрәнәсе әй­берләр әлегә бихисап. Алга таба да районы­быз белән Кытай арасындагы дуслык күпере өзелмәсен”, – диде район башлыгы.

  Кытай Халык Республикасы консулы Сян Бо мәктәпкә компьютер техникасы бүләк итте. Аның тарафыннан 8 компьютер һәм ике интерактив панель тапшырылды.

“Без хәзерге көн­дәлек тормышыбызны гаджетлардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Бу җиһазлар безгә бик кирәк. Уку процессында без аларны кулланачакбыз. Мәгариф өлкәсендә кирәк булган техниканы безгә бүләк итүләре өчен Сян Бо әфәндегә һәм аның коллегаларына бик зур рәхмәт әйтәсебез килә”, – диде мәктәп директоры Нияз Дәүләтшин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев