Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«САБАГА КИЛГӘН САЕН СОКЛАНУЫМ АРТА»

Узган атнада Сабада Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская муниципаль районнардагы үзенең җәмәгать ярдәмчеләре белән семинар–киңәшмә үткәрде.

«Мин кеше хокукларын яклаучы буларак, закон нигезендә муниципа­ли­тетларда җәмәгать яр­дәм­челәре белән эшне оештырырга хокуклымын. Республика буенча 50 җәмәгать ярдәмчесе бар. Алар – халык тарафыннан абруй казанган, лаеклы, төрле өлкә кешеләре. Без ел саен республиканың төрле ми­нистрлык ведомстволары җитәкчеләре белән күп темаларга очрашулар үткәрәбез. Чөнки җәмәгать ярдәмчесе халыкны кабул иткәндә үзе дә бар яктан мәгълүматлы булырга тиеш. Бүгенге очрашуыбыз яшьләр сәясәтенә багышлана. Саба районында яшьләр өчен булдырылган мөмкинлекләр, теләгән шө­­гыль­ләрен һәм ялларын оештыруда тудырылган уңайлылыклар белән танышырга килдек», – диде Сәрия Сабурская эшлек­ле визитның максаты хакында. Делегацияне райондагы спорт корылмалары белән яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гарипов таныштырды. Семинар-киңәшмәнең икен­че өле­ше «Сабантуй» спорт комплексында дәвам итте. «Безнең Сабада очрашуы­быз һич очраклы түгел. Чөнки килгән саен Сабага соклануым арта. Биредә зур эшләр алып барыла. Мәсәлән, бер килгәндә елга буе ташландык хәлдә иде, бүген мин аны танымый тордым. Саба көннән-көн үсә, матурая. Балалар өчен дә, яшьләргә дә бөтен мөмкинлекләр булдырылган», – дип фикерләре белән уртаклашты Сәрия Сабурская. Башкарма ко­­митет җитәкчесе Ма­рат Ишниязов әлеге оч­рашуның Сабада узуы олы дәрәҗә дип билгеләде..

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласы

Фәридә Вилданова/Зөлфәт Галимов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев