Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабага республикабызның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре, балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют белгечләре семинар-киңәшмәгә җыелды

Тармак вәкилләре агымдагы елның 9 ае эшенә йомгак ясадылар

Районда Татарстан Республикасында социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге актуаль сораулар буенча семинар-киңәшмә узды. Киңәшмәгә Татарстанның төрле районнарыннан халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре, балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютлардан вәкилләр килгән иде. Агымдагы елның 9 ае эшенә йомгак ясау максаты белән оештырылган күчмә семинарда район башлыгы Рәис Миңнеханов,  хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева катнашты. Районыбызның халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге, балалар һәм яшүсмерләр өчен “Тургай” приюты, “Балкыш” тернәкләндерү үзәге, Югары Утар интернат йорты, Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йорты күргәзмә оештырган иделәр. Чиккән, бәйләгән, теккән, төрле материаллардан ясалган кул эшләреннән биредә тәрбияләнүчеләрнең кул җылысы бөркелеп тора. Күргәзмә вакытында кул эшләрен ясап күрсәтүчеләр дә бар иде. Мәсәлән, Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат йортында тәрбияләнүче Александр Абрамов гирляндалар ярдәмендә Яңа ел фигуралары ясый. “Озын кичләрдә вакытны уздыру өчен бик шәп чара. Әлеге эшләнмәләр безнең интернат биләмәсен бизәр өчен кулланыла”, –ди ул үзе. Интернатта тәрбияләнүче Нина Трушина исә хезмәт буенча инструктор Ландыш Агләмова белән бергә эченә ылыс тутырылган бәләкәй мендәрләр эшли. Алар аромотерапия ролен үти. Аны мунчага алып керергә дә, баш астына куеп ял итеп алырга да була икән.

Аксубай районы “Нежность” Халыкны тернәкләндерү үзәгенең комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге директоры Тәнзилә Габдрахманованың Сабада беренче генә булуы түгел. Килгән саен районның алга таба атлавына, матурлануына, зураюына соклана ул. Тәнзилә ханым мондый киңәшмәләрнең бик кирәк булуын ассызыклый.

“Мондый очрашулар эш нәтиҗәләренә  үзенә күрә бәя бирү дип саныйм. Җитешсезлекләр буенча бергәләшеп киңәшләшеп тә була. Без дә тернәкләнү, социаль хезмәт күрсәтү үзәгебездә төрле технологияләр өстендә эшлибез. Һәркемнең үзенә күрә аермалыклары бар дип уйлыйм. Мәсәлән, без “Шифалы баян” технологиясен кулланабыз. Йөри алмый, күптән өеннән чыга алмый торган кешеләр янына барып, баянда музыкаль бүләк ясыйбыз. Аларның күңелләре булгач, безгә дә рәхәт булып китә”, –ди директор.

Район башлыгы Рәис Миңнеханов та социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә хезмәт куючыларның эшләрен бик югары бәяли. “Ахыргы елларда бик күп җиһазландыру, ремонтлау эшләре бара. Кайсы гына учреждениега барма, аларның эш сыйфатлары көннән-көн яхшырып бара. Халыкның проблемаларын чишү сезнең өстә. Тырышып эшләвегез өчен бик зур рәхмәт сезгә!”, –диде Рәис Миңнеханов үз чыгышында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев