“Сабагаз” идарәсе хезмәткәрләренә тантаналы шартларда ГТО комплексы билгеләре тапшырылды
Идарә хезмәткәрләре ГТО нормативларын июнь аенда үтәгәннәр иде.
Коллективның яртысыннан артыгы бик яхшы физик әзерлек күрсәтте. ГТО нормативларын тапшыру идарә начальнигы Ирек Мөхетдинов өчен аеруча истәлекле булды. Ул туган көненә яхшы бүләк әзерләгәннәре өчен тестлаштыру үзәге хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде. Җитәкче ГТО комплексы билгеләре алмаган хезмәттәшләрен күңелсезләнмәскә, көчләрне алга таба тагын бер сынап карарга чакырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев