Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабалылар Казан ярминкәсен гөрләтте

Кичә Татарстан башкаласында елның соңгы ярминкәләре узды

Районыбыз җитештерүчеләре Казан агросәнәгать паркында үзләре җитештергән күптөрле авыл хуҗалыгы продукцияләре тәкъдим иттеләр.

"Безнең уңганнарыбыз сату иткән нокталарда Казан халкына төрле ассортиментта икмәк, сөт-май продуктлары, төрле төрдәге ит ризыклары, ысланган балык, бал, камыр ашлары, кондитер эшләнмәләре тәкъдим ителде. Мәйданга Яңа ел бизәлеше дә  керттек, сатып алучыларыбыз өчен  ике җирдә кайнар коймак белән  чәй эчү оештырылды. Райондашларыбыз җитештергән  барлык төр продукцияне дә яратып сатып алдылар. Сатыш бүлекчәсе, мәсәлән,  4,5 майлылыктагы 600 литр сөт алып килгән иде,  Сөт продукциясен  "Каймак", "Туган як" җәмгыятьләре дә тәкъдим итте. "Симет" хуҗалыгы 7 тонна  ашлык ( бодай, арпа, солы, борчак) белән сәүдә итте.  Ярминкәдән сатучылар да, сатып алучылар да канәгать калгандыр дип ышанабыз. Киләсе елда да киштәләребез шулай мул булсын, барыбызга да сәламәт яшәргә язсын иде" дип уртаклашты район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы Ринат Нигъмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев