Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабалылар пенсиягә кайчан чыгачак?

Сүз дә юк, сабалылар өчен генә аерым канун язылмаган. Шулай да без пенсия системасының озак сроклы финанс тотрыклылыгын тәэмин итүгә юнәлтелгән федераль законга кул куелганнан соң, бу язманы әзерләгәндә пенсия законнарына кертелгән үзгәрешләрнең райондагы хезмәт категорияләренә туры килгән урыннарын гына алдык.

Шулай итеп, пенсия яше ир-атлар өчен – 65, хатын-кызларга 60 яшь итеп билгеләнде. Пенсия яшен күтәрү 2019 елның 1 гыйнварыннан башланачак һәм 2028 елга кадәр дәвам итәчәк. Беренче этапта үзгәрешләр 2019 елда 60 яшь тулачак ир-атларга һәм 55 яшь тулачак хатын-кызларга кагылачак. Күчеш нигезләрен искә алып, алар пенсиягә 2019 елның икенче яртысында яки 2020 елның беренче яртысында чыгачак.

Һәркемгә яше буенча, авырган, гарипләнгән, туендыручысын югалткан очракта, балаларны тәрбияләү өчен һәм законда билгеләнгән башка очракларда социаль тәэминат гарантияләнә. Татарстан Республикасы Конституциясе. 54 статья.

“Вакытыннан алда пенсиягә чыгу буенча элеккеге ташламалар саклану белән беррәттән, вакытыннан алда пенсия билгеләүнең яңа нигезләре дә кертелә. Ягъни 37 ел хезмәт стажы булган хатын-кызлар, 42 ел стажлы ир-атлар пенсиягә 2 елга алданрак чыга алачак. Өч яки дүрт бала тәрбияләүче хатын-кызлар пенсиягә өч яки дүрт елга иртәрәк чыгачаклар. Пенсия яшен күтәрү буенча күчеш чоры дәвамында 2018 елның 31 декабренә гамәлдә булачак барлык федераль ташламалар сакланачак. Элеккеге кебек үк, алардан 55 яше тулгач – хатын-кызлар һәм 60 яшьләре тулган ир-атлар файдалана алачак. Элеккеге пенсия яше чикләрендә тупланма пенсияне һәм пенсия тупланмаларының башка төр түләүләрен билгеләү дә гамәлдә кала. Пенсия алды яшьләренең чикләре 2 дән 5 кә кадәр арта. Бу чор дәвамында пенсия алды яшендәге гражданнарның мәнфәгатьләрен саклаячак яңа өстәмә гарантияләр каралган. Элеккеге кебек үк, алар хезмәткә урнашу мөмкинлеге булмаган очракта билгеләнгән пенсия яшеннән 2 елга алдарак пенсиягә чыга алачаклар. Авылда яшәүче, авыл хуҗалыгында 30 ел хезмәт стажы булган эшләмәүче пенсионерларга 2019 елның 1 гыйнварыннан өстәмә кертелә. Аның күләме – иминият пенсиясенең билгеле күләмдәге түләвенә карата 25 процент тәшкил итә”,– дип хәбәр итә РФ Пенсия фондының районара идарәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев