Сабантуй бирнә җыюдан башлана
Эпилогка кадәр Сабантуйның прологы –бирнә җыю бәйгесе җиңүчеләре белән таныштырып китик әле.
Ул халкыбызның борынгы йолаларын, милли гореф-гадәтләрне халыкка кайтару, үсеп килүче буында традицияләр белән горурлану хисләре тәрбияләү максатында оештырылган иде. Төп шартлары – милли кием һәм уен кораллары, бизәлгән җигүле ат, яшь килен сөлгесе, чиккән кульяулык, йорт хуҗаларын оригиналь рәвештә Сабантуйга чакыру. Беренче урыннар “Игенче” җәмгыятенә, Сатыш мәдәният йортына, “Олимп” спорт мәктәбенә, “Спорткомплекс”, “Йөзү” бассейны муниципаль бюджет учреждениеләренә, күптармаклы Шәмәрдән җитештерү предприятиесенә, Олы Шыңар һәм Тимершык авыл җирлекләренә бирелде.
“Саба-Арена” спорт мәктәбе, Шәмәрдән “Яшьлек” үзәге, Килдебәк авыл җирлеге бирнә җыючылары – 2нче, “Оникс” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе, Шәмәрдән “Үсеш” лицее һәм Юлбат авыл җирлеге коллективлары 3нче урыннары алды.
...Ел буена көткән Сабантуй әнә шулай үтте дә китте. Алда гадәти эш көннәре: печән әзерләү, урак өсте. Быелгы Сабантуй һәрберебез күңелендә бәхетле мизгелләре белән истә калсын да, сугышлар бетеп, егетләребез өйләренә исән-сау кайтсын иде.
#летовТатарстане
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев