Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Сабантуй минем өчен икеләтә бәйрәм рухы алып килә: бүген 70 яшемне каршылыйм"

"Сабантуен гомер буе күңел күтә­ренкелеге белән көтеп алып,  яратып тамаша кылдык. Безнең дәвердә бәйрәмне  үткәрү урыннары үзгәрсә дә, һәр чорның үз  матурлыгы, үз төсе саклана".

Сабантуе – халкыбызның гасырлар буена яшәп килгән гореф-гадәтләрен, әхлакый кыйммәтләрен, йолаларын, халкыбызның рухи байлыгын сак­лап килгән милли бәйрәме. Татар халкының күңел байлыгын чагылдыручы күркәм бәйрәмне райондашларыбыз нинди хис-кичерешләр белән каршылый, Сабантуе белән бәйле нинди хатирәләр саклана? Шулар турында сөйләштек.

 

Марсель Сафин, лаеклы ялда,  Байлар Сабасы: 

– Сабантуен гомер буе күңел күтә­ренкелеге белән көтеп алып,  яратып тамаша кылдык. Безнең дәвердә бәйрәмне  үткәрү урыннары үзгәрсә дә, һәр чорның үз  матурлыгы, үз төсе саклана. Быелгы Сабантуй минем өчен икеләтә бәйрәм рухы алып килә: бүген, 11 июньдә, 70 яшемне каршылыйм. Гомернең җитмешенче баскычына менсәм дә, күңел картаймый, йөрәктә дәрман, беләктә көч барында  һәр туган көнгә шөкер итеп яшәргә кирәк.  Мин гомер буе машина йөртүче булып эшләдем, быел  руль артына утырганга 53 ел булды.  «Авангард» колхозында 17 ел йөк машинасында, аннан  Сабага күчеп килеп, 67 яшемә кадәр авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә шофер булып эшләдем. Эш дәверендә  күп җирләр күрергә, илләр гизәргә туры килде. Бүген дә машина руле артында йөрергә һич иренмим,  Казан шәһәрендә дә еш булам.

Тормыш иптәшем Гөлсинә белән Римма, Рамил исемле кыз-ул үстердек. Хәзер оныклар сөеп,  тормышларга сөенеп яшәгән мәлебез. Барлык райондашларымны Сабан туе белән котлыйм, илләребез тыныч, игеннәребез мул булсын!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев