Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Сабантуй” спорт мәктәбе бөтенроссия һәм муниципаль ат ярышларында

9-12 август көннәрендә Мәскәү өлкәсе «Виват,Россия!» ат спорты комплексында конкур буенча бөтенроссия һәм муниципаль ярышлар булып узды. Әлеге ярышларда Узбекистаннан, Казахстаннан, Мәскәү, Самара, Свердлау, Омск, Кемерово өлкәләреннән,Татарстан Республикасыннан,Мәскәү, Ярославль,Орел шәһәрләреннән спортчылар катнашты.

“Сабантуй” спорт мәктәбенә йөрүче балалар әлеге ярышларда  катнашты һәм узләренең уңышлары белән сөендерделәр.

“Сабантуй” спорт мәктәбе тренеры Ахмитшина К.Н.  Колари атамалы атта “Абсолют беренчелектә” 2 урын, башка маршрутларда 2 һәм 3 урыннар алды.

Байрамова Наташа муниципаль зачетның 27 нче маршрутында 1 нче урын алды.

Ахметвалиев Айрат Атаман атамалы атта муниципаль зачетта  1 урын алды.Шулай ук Айрат 20 нче маршрутта 2 урынга лаек булды.

“Сабантуй” спорт мәктәбе тренеры Мустафин Равил Абдулович Колахан атамалы атта 3 нче    урында калды.

Ярыш нәтиҗәләре буенча “Сабантуй” балалар һәм яшьүсмерләр мәктәбе командасы Россия Чемпионатына утте.

Спортчыларыбызны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз һәм алга таба да зур уңышлар теләп калабыз!

Фото: http://saby.tatarstan.ru
http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X