Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

САБАНТУЙЛАРДА – ТАТАР АТЛАРЫ!

Мәгълүм булганча, Россия дәүләт комиссиясе татар атлары токымын Федераль дәүләт реестрына кертте. Бу инде татар атлары “паспортлы” булды дигән сүз. Шуңа рухланып, үзем татар атын асраучы тарих укытучысы буларак, Сабантуйлар алдыннан үз атыбыз торгызылуга канатланып язган шигыремне тәкъдим итәм. Быелгы Сабантуйлар татар халкы өчен бигрәк тә үзенчәлекле: ниһаять, милләтебезнең рәсми рәвештә танылган аты булды. Үзебезнең татар атлары киләчәктә Сабантуй күркенә әйләнер, халкыбызның рухын тагын да күтәрер.

Фотода (уңда) беренче татар аты (2017)

 

Төрки ханнар заманыннан

Килеп җиттең безнең көнгә.

Алтай, ерак далалардан

Кайттың кабат туган илгә!

 

Татар атта яуга киткән,

Илләр гизгән, сәүдә иткән.

Тормыш йөген атлар тарткан –

Җир эшкәрткән, иген иккән.

 

Татар атка һәрчак тугры –

“Ир-ат” дигән исем алган.

Хаксызга син онытылган,

Татар нигә атсыз калган?

 

Юк, калмаган, кайтты ул ат

Сабантуйлар күрке булып:

Аксыл яллы, нык холыклы,

Үзе чыдам, үзе горур!

 

Бабасының васыятен

Фәрит туган онытмаган:

“Үз атыбыз бар иде бит,

Кайтарырга  иде, балам!”

 

Башкорт, казах далаларын

Күп иңләде, күп тырышты.

Татар атын, татар рухын

Бөтен илгә ул танытты!

Авыл хуҗалыгы министрлыгында

Ярдәм кулы суздылар:

Татар атын Рәсәйкүләм

Реестрга куйдылар.

 

Милли шура рәисе атта

Нинди елгыр җилдерә.

Татар аты милләт улын

Таный, алга элдерә.

 

Гарәп атын, инглиз атын

70 еллап без данладык,

Үз атыбыз кирәклеген

Соңрак булса да, аңладык!

 

Оныклар аны иярләп

Илне яклар, телне саклар.

Ир канаты ат булганны

Онытмаган әле татар!

 

Президентның фатихасын

Алды татар атлары.

Сабантуйларда бирегез мәйдан –

Килә татар атлары.

 Илдар Сафин,

Татарстанның атказанган укытучысы.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев