Сабаның 1 нче номерлы «Шатлык» балалар бакчасында «Яшел ут» республика конкурсының район турының икенче этабы булып узды
Район яңалыклары

Сабаның 1 нче номерлы «Шатлык» балалар бакчасында «Яшел ут» республика конкурсының район турының икенче этабы булып узды

1 нче этаптан узган 6 тәрбияче юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча имтихан тапшырдылар һәм шушы тематикага шөгыльдән өзек курсәттеләр.

Конкурс нәтиҗәләре буенча тәрбиячеләр арасында  Сабаның 5 нче номерлы “Бәләкәч” балалар бакчасы тәрбиячесе Хәбибрахманова Диләрә Рәсим кызы җиңүче булды. Балалар бакчалары арасында иң яхшысы дип Шәмәрдәннең 1 нче номерлы «Әкият» балалар бакчасы табылды. Җиңүчеләрне чын күңелдән тәбрик итәбез һәм киләсе этапта уңышлар телибез.

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru


Нет комментариев