Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабаның иң өлкән кешесе сайлауда катнашты

Саба районының иң өлкән кешесе - Оет авылында яшәүче Хәкимә Закирова да ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауда катнашты.

Аның янына соңгы елларда үзе бара алмау сәбәпле 2465 нче сайлау участогыннан комиссия әгъзалары килде. Хәкимә әбигә быелның 16 гыйнварында 102 яшь тулды. Бүгенге көндә кызы Зөлхәбирә белән Оет авылында сугыш ветеранының тол хатыны буларак  хөкүмәт салып биргән яңа өйдә яшиләр. Хәкимә апаның барлыгы 7 баласы, 15 оныгы, 9 оныкчыгы бар. Үз тавышын биргәндә дә " Мине зурлап килгәнегезгә рәхмәт яусын, шулай ук җитәкчеләребезгә дә зур рәхмәтләремне белдерәсем килә, илләребез тыныч булсын, сугышлар чыга күрмәсен, лаеклы кешеләр сайлансын" - дип теләп калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев