Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабаны ошатып киттеләр

Узган атнада районыбызда «Комплекслы торак төзелеше һәм төзекләндерү» мәгариф программасы буенча делегация вәкилләре булып китте. Илебезнең төрле төбәгеннән килгән 70тән артык кеше районыбызның инфраструктура үсеше белән таныштылар, истәлекле урыннарын карадылар. Миңгәр авылыннан башланган сәяхәт район үзәгендәге “Саба” ял паркы, “Олимп” стадионы, һәм “Ямьле Саба” яр буенда дәвам итте, бистәнең яңа төзелеп килүче яңа Гаилә паркы биләмәсендә төгәлләнде.

Кунакларны Саба белән район башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Марат Кәримов, Саба шәһәр җирлеге башлыгы Расих Хәсәнов, “ГАФэль” компаниясен җитәкләүче Алим Галимуллин таныштырдылар, яңа төзелешләр, заманча архитектура корылмалары, спорт мәйданчыклары турында сөйләделәр, күпсанлы сорауларга җавап бирделәр. Делегация вәкилләре Байлар Сабасының кечкенә булса да бик заманча булуын, зәвыклылыгын һәм чисталыгын билгеләп үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев