Сабаның 2484 номерлы сайлау участогында беренче сайлаучыларга татлы күчтәнәч тапшырдылар
Саба гимназиясендә урнашкан 2484 номерлы сайлау участогында иртәнге сәгатьләрдән үк халыкның активлыгы сизелде.
Бүген биредә барлыгы 1409 сайлаучыны көтәләр. Шуларның 33е – беренче катнашучылар. Беренче булып Сабаның Төзүчеләр урамында яшәүче Мәдехия һәм Илдар Фәйзерахмановлар тавыш бирде. Комиссия рәисе Айгөл Хәнәфиева аларга рәхмәт әйтеп, татлы күчтәнәч тапшырды.
"Ел саен сайларуларда беренче булып тавыш бирәбез, иртүк торабыз, шулай күнегелгән. Мондый мөһим эшләрдән читтә калырга ярамый. Республикабызның киләчәген кайгырту- һәркемнең изге бурычы, намус эше. Алдагы көннәребез дә имин, матур, шатлыклы булсын, һәркемнең бәхетле яшәвен телим"- ди Илдар ага.
#Татарстан Рәисен сайлау #Сайлаулар-2025 #Гаилә белән сайлыйбыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев