Сабаның «ОНИКС» белем үзәгенә имтихан тапшырырга башка районнардан да килделәр
Район яңалыклары

Сабаның «ОНИКС» белем үзәгенә имтихан тапшырырга башка районнардан да килделәр

Яңа уку елына әзерлек бүгеннән башлана

   30 нчы июньдә сәләтле балалар өчен “ОНИКС мәгариф үзәге”нә 10 нчы сыйныфка керү сынавына 9 нчы сыйныфны тәмамлаучылар җыелды. Үзәккә республикабызның башка районнарыннан да килделәр. Шул ук көнне 2-9 нчы сыйныф укучылары өчен  да өстәмә кабул итү оештырылды. Әлеге сәләтле балалар мәктәбендә укырга теләк белдерүчеләрне  30 августка кадәр кабул итәләр. 

   Киләсе уку елында мәгариф үзәге түбәндәге профильләрне гамәлгә ашырачак:

  1. Табигый фәннәр: (химия, биология),
  2. Техник фәннәр (математика, физика, информатика)

  Белешмәләр өчен телефон: +79655845940


Нет комментариев