Сабаның туган якны өйрәнү музеенда Мөхәммәт Мәһдиевны искә алдылар
Әлеге чара музейда Укытучылар көне уңаеннан үткәрелде
Саба туган якны өйрәнү музеенда Халыкара укытучылар көне уңаеннан "Күкләр юлы кирәк кешегә" дип исемләнгән чара үткәрелде. Әлеге чарада Арча “Казан арты” тарих-этнография музее филиалы Мөхәммәт Мәһдиев музее мөдире Халидә Габидуллина белән очрашу, М. Мәһдиевнең укытучы-остаз буларак эшләгән эшләре белән танышу, ахырдан исә “Бер - 41ел балалары” әсәре буенча куелган нәфис фильм карау оештырылды.
Моңа кадәр Мөхәммәт аганы Арчадан чыккан бөек әдип буларак белсәк, әлеге чарада без аны Саба белән бәйле шәхес буларак ачтык, тагын да үз иттек. Әлеге җылы якты очрашу аша тагын бер кат аның әсәрләренең тирән мәгънәсенә, иҗатының олпатлыгына инандык, диләр музей хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев