Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Сабинка”ның өченче чираты

Сабинка елгасының яр буйларын төзекләндерү киң колачлы эшләр Су саклау зоналары елында башланып киткән иде. 2016 елда ял итү зонасының – 1нче, былтыр 2нче чираты эшләнде.

Төзекләндерү  чаралары  быел  да дәвам итә. Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман  җитәкчелегендәге  шәһәр мохитенең  ял  итү  объектларын тирәнтен  өйрәнүче  “Архитектура десанты”  проектчылар  командасы архитекторы Павел Медведев районның фермер-эшмәкәрләр, төзүчеләр, оешма-предприятиеләре җитәкчеләре  катнашында шул хакта   сөйләшү үткәрде. Сабинка яр буе төзекләндерүнең өченче  чиратында каралган проектлар концепциясе турында район башлыгы Рәис Миңнеханов   чыгыш  ясады.  Быел кабатланмас дизайн белән  өч чишмәне төзекләндерү һәм ике ярны 11-12 метр биеклектә тоташтыручы җәяүлеләр күпере төзү планлаштырыла. Әлеге күпер ике арасы 25 метр тәшкил иткән ике торык тотып торачак һәм зиг-заг  рәвешендә булачак.  Мәскәү архитекторлары  проекты әлеге территориянең үсешенә моңарчы без хыяллана гына алган  юнәлеш бирә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев