Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

САБЫЙЛАРГА БАГЫШЛАНГАН ЯЗМЫШ

Яратып башкарган хезмәтең үзеңә дә, башкаларга куаныч китереп, шуннан күңелеңә ямь алып яшәүдән дә зур бәхет юктыр. «Ел хатын-кызы» конкурсының «Минем хезмәтем – минем язмышым» номинациясенә тәкъдим ителгән Рәмзия Сафинага да яраткан хезмәте күңеленә нур, яшәүгә көч өсти.

 Курсабаш авылының сигез балалы гаиләсендә туып-үсеп,   кечкенәдән  үзләренең урам балаларын җыйнап,  төрле уеннар оештырган,  фантазиягә,  оештыру сәләтенә ия Рәмзия   әтисенең теләген үти:  мәктәптән соң Лаеш авыл хуҗалыгы  техникумына укырга керә.  Әмма бухгалтер эшенең үзенеке түгеллеген кыз бик тиз аңлап ала. Аның күңеле  төрле яктан кимчелеге булган үзенчәлекле  сабыйларны үзенә сыендырган,   күптәннән таныш йортка  тартыла. Мәктәптә укыганда Югары  Утар акылга зәгыйфь булган  балалар йорты-интернатына  концертлар куярга барган чордан башлап  мондагы сабыйларның самими күзләре күңеленнән китми. Ул  әти-әни назыннан мәхрүм балалар арасында үз бәхетен  табасына ышана. Күңел кушуы буенча яшәргә  омтылучы  Рәмзия Сафина  бу юлы да  ялгышмый.  2007 елда, өстәмә белгечлек үзләштереп, интернатның алыштыргысыз директоры Имаметдин Гәрәевның ишеген шакый, тәҗрибәле җитәкче  аны зур ышаныч белән тәрбияче итеп эшкә ала. Шул көннән алып, коллективның үзенә тапшырылган ышанычын аклап, күңел кушуына таянып,  язмышның ачы сынавы алдында калган балалар дөньясында кайный. Социаль өлкәдә эшли дип әйтү генә аз, биредә яшәргә дә кирәк. Ишегеңне бикләп, тыныч күңел белән өеңә кайтып булмый,  бу сабыйлар һәрвакыт синең күңелдә яши. Яшерми Рәмзия ханым, 12  ел эчендә еламый калган көннәре аз була аның. Быел бигрәк тә күз яшьләрен еш  түгәргә туры килә. Чөнки  интернатта иң кечкенәләр  төркеме тупланып, Рәмзия Рифкать кызы  8 балага  тәрбияче итеп билгеләнә. Сүз дә юк, интернатта эш уртак, үз төркемең белән генә шөгыльләнеп кала алмыйсың. Төрле чаралар, шөгыльләр  бергә уза. Рәмзия ханым үзенең бәләкәчләре  хакында күз яшьләрсез сөйли дә алмый. «6 яшьтән 12 яшькәчә бу сабыйларның  әти-әниләре кочагында иркәләнеп ятар вакытлары гына бит әле.  Язмыш аларны бу бәхеттән мәхрүм иткән. Алар өчен биредә бөтен шартлар булдырылган, бар яктан кайгыртуда яшиләр. Тик әти-әнине беркем алыштыра алмый», дип күз яшьләрен сөртә әңгәмәдәшем. Үз әти-әниләре бирә алмаган назны нәкъ менә тәрбиячеләре бирә, шуңа да  сабыйларның яраткан «мама»лары алар. Күбрәк рус телле балалар булганлыктан, интернатта  нигездә әлеге телдә  аралашалар. Рәмзия  Сафина биредә   озак еллардан бирле  «Теремкәй» дип аталган курчак театрын җитәкли. Район сәхнәләрендә бу балаларның чыгышларын кызгану катыш  соклану  белән тамаша кылучылар хәтерлидер. Казан шәһәренең филармония сәхнәсендә дә  Рәмзия ханым өйрәткән  «Моряклар» биюе белән берничә тапкыр  чыгыш ясыйлар. Олы  сәхнәләргә менгәнче нинди сикәлтәле юллар узганны Рәмзия ханым үзе генә белә. Көндәлек тормыш кагыйдәләренә өйрәтү дә авыр бирелгән  балаларны бию серләренә төшендерү өчен сабырлык кына җитми, нәкъ менә Рәмзия ханым кебек аларны чын йөрәгеңнән ярату, бар җылыңны бирү,  кечкенә генә уңышларына да сөенә белергә кирәк. «Балаларның аң дәрәҗәләре югарырак булганнары белән аралашканда, аларның күңел әрнүләрен, үзләрен  башкалардан ким санауларын тоясың.  Шушы рухи киртәне бетерү  өчен мин аларны сәхнәгә алып чыктым. Үзләренә булган алкышларны күреп, алар бер башка үскәндәй булалар. Мине яраттылар дип, үзләренә  ышанычлары арта, оялулары бетә, үз эчләренә йомылганлыклары югала. Ике генә хәрәкәт ясасалар да, бу безнең өчен зур казаныш. Курчак театры оештыруымның да төп максаты әнә шул. Бер бала нәрсәнедер әйбәт итеп эшләп куйса да, күземә яшь килә,  шатлыктан кочаклап елыйм», ди Рәмзия Сафина. Ә мондый мизгелләр  көндәлек  тормышта бик еш очрый.  Рәмзия ханым үзенең төркемен яратып  «Бал кортлары» дип атый. Чыннан да,  бик тә ошаганнар  алар  табигатьнең әлеге тиктормас, тырыш җан ияләренә. Балалар йортында узган  Яңа ел бәйрәмендә «Бал кортлары»  биюләрен  үзебез дә хозурланып карадык. “Коляскада гына хәрәкәтләнүче, сөйләшә алмаучы кыз баланың бик тә биисе килә.  Аны да нәрсәгә дә булса җәлеп итәргә кирәк. Шушы мохитне тойсын дип   ана бал корты итеп киендереп, махсус тәхеткә утырттым», дип сөйли Рәмзия ханым.   Элегрәк курчак киемнәрен үзләре тексәләр, хәзер  бу эшкә волонтерларның ярдәме зур.  Кыш бабайга хат язалар да, ул теләкләрнең күбесен үти. Тик… әти-әнине генә табып бирә алмый. Рәмзия ханым  фантазиягә бай, иҗади кеше буларак, һаман эзләнүдә. Балаларга уңайлы  бию элементлары эзли, төрле бәйрәмнәргә сценарийлар яза, скетчларда уйный. Аңа, әлбәттә, барына да җитешергә яраткан гаиләсе –  ире Альберт, уллары Алимас, Әлфис көч өсти. «Бирегә эшкә килгәч, дөньяга карашым үзгәрде. Кешегә гадәттә, нидер җитми. Менә бу сабыйларның сәламәтлектән башлап, берниләре дә юк. Аларны күреп, Аллага шөкер дисең, сабак аласың,  бөтен нәрсәм бар, дип сөенәсең.   Шөкер итәргә өй­рәнер өчен бер генә тапкыр булса да бирегә килергә кирәк», ди Рәмзия ханым Сафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев