Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саф һавада Корбан ашы

1 август көнне Сабаның Ленин урамында яшәүче Әлфия Габделфәрт кызы Закирова урамдашларын җыеп саф һавада Корбан ашы үткәрде. Әлфия апа күптәннән күңелендә йөрткән изге ниятен тормышка ашырып, үзенең туганнары, якыннары белән урамдашларына күңелле, матур бәйрәм ясады.

Казаннарда Корбан итеннән  шулпа, пылау пеште, табаларда коймак чыжлады. Урамдашлар бер-берсенең хәл-әхвәлен белеште, күңелле истәлекләр барланды. Әлеге урамда яшәүче район ветераннар советы рәисе Расих Сабиров бәйрәмне оештыручыларга олы рәхмәтен белдереп,  тарих өчен һәр нәрсәнең кыйммәт икәнлеге, өлкән буынга мөмкин кадәр истәлекләр барлауларын,  әтиләре, абыйлары  турында язма материаллар туплауларын сорады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X