Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Саф сулы ямьле Саба”

Бүген Сабабызда “Саф сулы ямьле Саба” экологик проект кысаларында “Саба чишмәләре – халкым йолалары” дигән чара узды.

Без район үзәк китапханәсе каршындагы иҗади клубларга йөрүчеләр башта үзәк мәйданга җыйелдык.  Район үзәк китапханәсе җитәкчесе Ләйсән Билалова проектның ничек барлыкка килүе,аның максаты,киләчәк буыннарга тапшырасы йолаларыбыз турында сөйләде һәм үлеге чара узган авыллардан килгән кайтавазлар белән таныштырды. Районның баш экологы Ришат Билалов та  үз чыгышында чишмәләрнең сакланышы, аларның яшәү чыганагы булуын искә алды.  Җыелган халык үзәк мәйдан буйлап җырлый-җырлый "Ямьле Саба" яр буена юл алды. Чишмә буенда безне милли киемле егетләр-кызлар каршы алды. Сабабызның тарихын өйрәнүче Равил Гомәров Сабаның килеп чыгышы,аңа нигез салынуы турында сөйләде. Алга таба китапханәчеләребез  халкыбызның чишмә буйларында узган гореф-гадәтләрен, милли йолаларын күрсәттеләр. “Каз бәбкәсе саклау”, “Яңгыр яудыру” ,“Кер чайкау”, “Самавыр агарту”, “Печәнгә төшү“ күренешләрен  карадык. Шулай ук елга буенда яшь парларның вәгъдәләшү, киленгә “Су юлы күрсәтү” күренеше дә игътибарга лаек булды. Бәйрәм татар- халык җырлары һәм уеннары белән үрелеп барды.Соңыннан Ләйсән Билалова проектның эстафета символын Сатыш китапханә мөдиренә тапшырды. Бәйрәм чишмә янында чәй эчү белән тәмамланды.

Гүзәлия Ганиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев