«Сайлауларда катнашу- һәрберебезнең гражданлык бурычы» - ди махсус хәрби операция ветераны Илдус Рафыйков
Сабаның «Оникс» белем бирү үзәгендә урнашкан 2485 нче номерлы сайлау участогында иртәдән бәйрәм рухы хөкем сөреп, тавыш бирү халыкның зур активлыгы белән башланып китте.
Барлыгы 1480 кешене берләштергән сайлау участогында махсус хәрби операция ветераны Илдус Рафыйков гаиләсе белән тавыш бирүдә катнашты. "Мин кечкенәдән сайлауларда тавыш бирүне һәр кешенең гражданлык бурычы дип аңлап үстем. Без сайлауларга гел беренчеләрдән йөрергә күнектек", - ди ветеран. Гаилә башлыгының балаларын да үз үрнәгендә тәрбияләве ачык күренә: ул бүген тормыш иптәше Гөлнара ханым һәм дүрт баласы - Әмир, Әдел, Алим, Алия белән бергәләп тавыш бирде. Биш бала тәрбияләүче гаиләнең кызлары Динә Мәскәү шәһәрендә уку сәбәпле, башкалада тавыш бирәчәк.
"Татарстаныбызның якты, матур киләчәге өчен тавышымны бирдем. Өч ел махсус хәрби операциядә булу сәбәпле, сайлауларда катнаша алмадым. Без кечкенәдән ватанпәрвәрлек, патриотик хисләре
белән тәрбияләндек. Шуңа да махсус хәрби операция башлануга 2022 елның 29 сентябрендә үз теләгем белән илебез тынычлыгын сакларга киттем. Ике тапкыр яралану сәбәпле, 2024 елның 14 февралендә демобилизацияләндем. Һәрбер ир- егет үз Ватанын сакларга бурычлы. Бүген дә үз гражданлык бурычымны үтәдем", - ди Илдус Рафыйков.
Гаилә башлыгы үзе дә, барлык гаилә әгъзалары да Татарстан Республикасы Рәисен сайлаулар- республикабызның алга таба үсешен билгели торган төп вакыйга икәнлеген аңлап, тавыш бирүдә үз бурычларын лаеклы үтәделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев