Шәмәрдән биючеләре «Наш дом – Татарстан» республика этномәдәни фестивалендә катнаштылар
Мәдәният яңалыклары
Арча районында «Наш дом – Татарстан» республика этномәдәни фестивале узды. Фестивальнең максаты Татарстан Республикасы биләмәсендә яшәүче халыкларның бердәмлеген һәм рухи үзаңын баету, Татарстан Республикасының күпмилләтле мәдәниятен саклап калу, үстерү һәм популярлаштырудан гыйбарәт. Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Акварель» халык бию төркеме «Милли аһәң» биюе белән «Хореография» номинациясендә чыгыш ясады. Фестивальдә катнашучылар диплом белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев