Шәмәрдән участок хастаханәсенә - 95 ел
Дәвалау оешмасы бу көннәрдә олы юбилеен билгеләп үтте
Хастаханәнең үткәне һәм бүгенгесе
Шәмәрдәндә беренче хастаханә 1930 елда ачыла. 1917 елгы революциягә кадәр медицина ярдәме фельдшерлык пунктлары тарафыннан күрсәтелә. Совет чорында сәламәтлек саклау системасы үсү белән Шәмәрдәндә участок хастаханәсе оештырыла, ул авылга гына түгел, якын-тирәдәге торак пунктларга да хезмәт күрсәтә башлый. Сугыштан соңгы елларда хастаханә киңәя, яңа бүлекләр барлыкка килә.
XX йөзнең 40 нчы елларында авыруларны кечкенә иске йортта урнашкан амбулаториядә кабул итә башлыйлар. Мөдире - терапевт Рәисә Әхмәт кызы Әхмәтова була.
1948 елда Мәктәп урамындагы иске баракны амбулаториягә бирәләр, анда барлыгы 10 койка (бала тудыру, терапия һәм балаларны дәвалу бүлекләренә) урнаштырыла. Бу табиблык амбулаториясе белән ТАССРның атказанган табибы Т. Ф. Фәйзуллина җитәкчелек итә.
1951 елда участок хастаханәсе иске конторага һәм леспромхоз тулай торагына күчерелә. Җылылык мичтә була, суны коедан ташыйлар, яктырту керосин лампалары һәм шәмнәр ярдәмендә башкарыла. Авыруларны дәвалау өчен шартлар юк, бина бик иске һәм утын белән җылынмый диярлек. Еш күчеп йөрүләр хастаханә өчен яңа бина төземәүләре белән аңлатыла, искесе җимерелгәндә, амбулаторияне иске, әмма азмы-күпме яшәрлек биналарга күчерәләр. 1960 елларда, машинистлар өчен пансионат бинасы бушагач, баш табиб Виктор Анисимов төнлә барлык хезмәткәрләрне җыеп, әлеге пунктның йозакларын ватып, бер төн эчендә авыруларны электр уты, үзәк җылылык, суүткәргеч булган ике катлы бинага күчерәләр. Участок хастаханәсе өчен яңа бинада терапия, балалар, хирургия, бала тудыру бүлекләре ачыла.
1961-1968 елларда баш табиб булып М. Н.Хөсәенов, 1968-1972 елларда С. Т. Вәлиев, 1972-1982 елларда Рәшит Гыйлемхан улы Әкбәров эшли.
Рәшит Гыйлемхан улы Әкбәров
Бу елларда илдә туучылар санының артуы күзәтелә. Шуңа бәйле рәвештә хастаханәдә акушерлык-гинекология һәм педиатрия хезмәтләре үсеш алган. Прививка кабинетлары камилләштерелә.
1982-2005 елларда баш табиб Искәндәров Ирек Хафиз улы була.
Аның җитәкчелегендә хастаханә шәһәрчеге комплексы төзелә. Шәмәрдән участок хастаханәсе барлык коммуникацияләр белән тәэмин ителә. Бу елларда беренче тапкыр бер тапкыр кулланыла торган инструментлар, шприцлар, бәйләү материаллары кулланышка керә. Табиблар һәм урта медицина персоналы күчмә конференцияләр, Казан клиникаларының әйдәп баручы белгечләре белән практик дәресләр аша үз белемнәрен камилләштерә башлыйлар.
2005-2016 елларда баш табиб булып ТР һәм РФ атказанган табибы Радик Әхмәт улы Борһанов эшли. Аның җитәкчелегендә гемодиализ бүлеге һәм Районара күз хирургиясе ачыла. Бу бүлекләр республикадан гына түгел, Рәсәйнең якын төбәкләреннән килгән пациентларга хезмәт күрсәтә.
Гемодиализ бүлегендә хроник бөер авырулары белән авыручы 61 кеше 15 аппаратта дәвалана. Дәвалану шартлары барлык гомум кабул ителгән халыкара нормаларга туры килә. Диализ үзәгенең яшәү урынына якынлыгын исәпкә алып, пациентларның күбрәк буш вакыты, гаиләдә булу, хезмәт эшчәнлеген оештыру өчен мөмкинлекләре барлыкка килә.
2006-2023 елларда хастаханә базасында «Өмет» профилакторие эшләде. Аның җитәкчесе-югары категорияле табиб-терапевт, ТР атказанган табибы Җиһаншин Альфред Габделбәр улы. Профилакторийга дәвалану өчен РФнең бөтен территориясеннән, якын һәм ерак чит илләрдән пациентлар килә.
2009-2024 елларда плазма үзәге авыруларны Донор плазмасы белән тәэмин итте.
2024 елда 65+ яшьтәге затларны тернәкләндерү һәм дәвалау өчен билгеләнгән гериатрия бүлеге ачылды. Бүлекне югары категорияле гериатр-табиб Ләйлә Нурмөхәммәдова җитәкли.
Хәзерге вакытта хастаханәдә беренче һәм югары категорияле 11 табиб, беренче һәм югары категорияле 45 урта медицина хезмәткәре эшли. 13 авыл халкына медицина ярдәмен көненә 150 кешегә исәпләнгән поликлиника, 7 тәүлек буе эшли торган стационар һәм 30 көндезге койка күрсәтә.
Хастаханәдә Ашыгыч медицина ярдәме бүлеге эшли, фельдшерлар бригадасы санитар автотранспорт һәм кирәкле җиһазлар белән комплектланган.
2016 - 2022 елларда хастаханәгә югары категорияле врач-стоматолог Мөхәммәдиаров Нәҗип Нәҗметдин улы җитәкчелек итә.
Аның хезмәт еллары Яңа covid-19 коронавирус инфекциясе вакытына туры килде. Медицина хезмәткәрләре һәм хастаханә персоналы әлеге авыру белән көрәштә дәвалау-профилактика эшен уңышлы башкарып чыктылар. Бу чорда хастаханәгә капиталь ремонт үткәрелә, барлык коммуникацияләр алыштырыла.
2022-2025 елларда баш табиб вазыйфаларын югары категорияле табиб-гинеколог Шәрипова Гөлсинә Азат кызы башкара.
Аның җитәкчелегендә хастаханә башланган капиталь ремонт тәмамлана, яңа рентген аппараты урнаштырыла, су белән дәвалау йорты яңартыла. 2022 елда медицина яңа цифрлы технологияләргә күчә башлый.
Бүгенге көндә Шәмәрдән участок хастаханәсенең баш табибы вазыйфасын сәламәтлек саклау һәм җәмәгать сәламәтлеген оештыручы табиб Алимов Нәгыйм Равил улы башкара.
Шәмәрдән хастаханәсендә эшләүче барлык хезмәткәрләрне, ветераннарны, гомумән, халык сәламәтлеге сагында торучы ак халатлы шәфкать ияләрен олы юбилейлары белән тәбрик итәбез, җаваплы, мактаулы, игелекле эшләрендә зур уңышлар, халык рәхмәте, аяз күк йөзе, үзләренә дә бик яхшы сәламәтлек телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев