Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдән – уртак йортыбыз

Мәдәният йорты хезмәткәрләре Россия Федерациясендә Гаилә елына багышланган театральләштерелгән концерт программасы оештырдылар

 

 

Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре 4 февраль көнне Россия Федерациясендә Гаилә елына багышланган «Шәмәрдән – уртак йортыбыз» театральләштерелгән концерт программасын оештырдылар. Чара театральләштерелгән спектакльдән башланды, ул концерт номерлары белән чиратлашып үрелеп барды. «Акварель» халык бию төркеме тамашачыларны үзенең оригиналь биюләре белән сөендерде. Кичә һәркемне үткәннәргә алып  китте, бу күпләргә Шәмәрдән халкы һәм аларның искиткеч язмышлары турында искә төшерде. Бәйрәм кичәсендә мәдәният йорты хезмәткәрләре үзешчән сәнгатьтә катнашучылар белән берлектә, Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Тулган ай» фольклор коллективы, Шәмәрдән модель китапханәсе хезмәткәре Л. Мөхәммәтҗанова, Мичәнбаш мәдәният йорты мөдире А.Гаврилова, «Хөснулла һәм Аллагияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары катнашты. Тамашачылар тормыш мәшәкатьләрен онытып һәм рухи ял итеп, бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

Гөлназ Әхмәтшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев