Шәмәрдәндә яшәүче Флера Тимурханованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар
Район яңалыклары

Шәмәрдәндә яшәүче Флера Тимурханованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова тәбрикләде.

 Флера Гәбтри кызы 1935 елның 5 ноябрендә Олы Арташ авылында күп балалы гаиләдә иң беренчесе булып дөньяга аваз сала. Шул ук авыл мәктәбендә 4 класс белем ала. Мәктәпне тәмамлагач, колхозда төрле эшләрдә хезмәт куя.                                                         

  1954 елны авылдашы  Зиятдинов Тимерханга кияүгә чыга. Шул көннән башлап, шул авылда  гомер итә. Тормыш иптәше Тимерхан белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Озак еллар совхозда сыер савучы булып эшли. Соңыннан  мәктәптә техник хезмәткәр булып эшләп лаеклы яга чыга. Бүгенге көндә  4 - бала,  9 - онык, 19 - оныкчыгы бар . Хәзерге  вакытта  балалары тәрбиясендә яши.

 

 


Нет комментариев