Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдәндә яшәүче Хәния Ибраһимованы олы юбилее белән тәбрикләделәр

Шәмәрдәндә яшәүче Хәния Сәхап кызы Ибраһимовага 90 яшьлек юбилее уңаеннан район башлыгының Котлау хаты тапшырылды. Юбилярны район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гайнетдинова, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Альберт Вәлиев, мәгариф идарәсеннән Айгөл Шәмсевалиева тәбрикләде.

  Хәния Сәхап кызы 1933 елның 23 октябрендә Алексеевск районы Коры Көрнәле авылында туа. 4 балалы гаиләдә  2нче бала булып үсә. 1949 елда мәктәпне тәмамлагач, Чистай мәктәпкәчә белем бирү педагогия училищесына укырга керә. Аны тәмамлагач, 1952 елда Чуриле районы Пүкәл авылына «Красная сеть» артеленә тәрбияче булып эшкә җибәрелә. 1956 елда тәрбияче итеп Шәмәрдән балалар бакчасына күчерелә. Шул ук елны булачак тормыш иптәше Нуриәхмәт Ибраһимовка  кияүгә чыга. Хәния  Ибраһимованың хезмәт эшчәнлеге Саба район мәгариф бүлеге белән бәйле. 40 еллык хезмәт юлында ул тәрбияче, өлкән тәрбияче, балалар бакчасында мөдир булып эшли. КПССның Саба район комитеты әгъзасы була. Яшь буынны укыту һәм тәрбияләү эшендә озак еллар һәм кимчелексез эшләгәне, районның иҗтимагый тормышында актив катнашканы өчен Мактау грамоталары, «Фидакарь хезмәт өчен» медале, «Халык мәгарифе отличнигы» билгесе, «Хезмәт ветераны»медале белән бүләкләнә.

  Хәния Сәхап кызы тормыш иптәше белән 2 кыз һәм бер ул үстерәләр. Кызлары Казанда, улы Шәмәрдәндә яши. Алар барысы да лаеклы ялда. Юбилярның 4 оныгы һәм 10 оныкчыгы бар.Ул балалар кайгыртуында бәхетле картлык кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев