Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдәндә яшәүче Закирә Сабирҗанованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Альберт Вәлиев тәбрикләде.

 Закирә Гаделхәй кызы Олы Шыңар авылында гаиләдә дуртенче бала булып дөньяга килә. 7 класс белем алганнан соң, колхозда эшли башлый. 1958 елда Тулешкә авылыннан Фоат Сабирҗановка тормышка чыга. Түлешкәдә  30 ел яшиләр, 2 кыз, 2 малай тәрбияләп устерәләр. Авыл тарала башлагач, авыр булса да, 1988 елда Шәмәрдәнгә кучеп китәләр. Икесе дә “Казаньхимстой”ның “ПКК-2” оешмасына эшкә урашалар. Шуннан лаеклы ялга чыгалар.Тормыш иптәше белән 59 ел яшиләр, йорт хуҗасы 2016 елда вафат була.

Хәзерге вакытта Закирә апа улы Фаил һәм килене Гөлчәчәк тәрбиясендә матур гына көн күрә. Аның 9 оныгы, 17 оныкчыгы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев