Шәмәрдәндә президент сайлауларында 101 яшьлек Рәйсә апа Шәйдуллина да катнашты
Район яңалыклары

Шәмәрдәндә президент сайлауларында 101 яшьлек Рәйсә апа Шәйдуллина да катнашты

Ветеран 2495 номерлы сайлау участогында тавыш бирде

  Шәмәрдән җирлегендә  урнашкан 2495 номерлы сайлау участогына өченче көн инде  сайлаулар зур активлык белән дәвам итә. Биредә 952 сайлаучы теркәлгән. Бистәдә гомер итүче 101 яшьлек Рәйсә апа Шәйдуллина да әлеге участокка килеп президент сайлауларында үз тавышын бирде. "Сайлаулардан бер дә калганым булмады. Ил язмышы хәл ителгәндә ничек тыныч күңел белән өйдә ятарга мөмкин. Тормышлар тыныч, имин булсын, бар кешегә дә сәламәтлек һәм бәхет телим"-дип уртаклашты ветеран. 

 Әлеге участокта тагын бер гасыр яшьтәше теркәлгән. 103 яшьлек ветеранны  комиссия әгъзалары өенә барып сайлатканнар.


Нет комментариев