Шәмәрдәндә Раштуа төнен зур бәйрәм белән билгеләп үттеләр
7 гыйнвар төне - Христиан диненең православие төрен тотучылар өчен Иисус Христос (Гайсә Коткаручының) туган көн.
Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре үзәк мәйданда православие Раштуасы көненә багышланган «В ночь под Рождество» массакүләм күңел ачу бәйрәме оештырды. Якты Раштуа бәйрәме кешеләрнең күңелләренә игелек һәм шатлык, наз һәм тынычлык өсти. Котлау сүзе белән Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Альберт Вәлиев чыгыш ясады. Чарада катнашучылар барысына да онытылмаслык концерт чыгышлары бүләк иттеләр, рәхмәтле кунаклар барысын да көчле алкышлар белән сәламләделәр. Раштуа җырлары яңгырады, төрле уеннар, бәйрәм викторинасы узды.. Концертта катнашучыларның номерларны искиткеч итеп башкаруы Раштуа могҗизасының чын атмосферасын тудырды, анда төрле уеннарда һәм конкурсларда актив катнаштылар һәр катнашучы бүләкләр алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев