Шәмәрдәнлеләр «Чаба, чаба гомер аты...» исемле концерт программасын тәкъдим иттеләр
Концерт «Тулган ай» фольклор коллективы белән берлектә оештырылды
27 апрель көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре «Тулган ай» фольклор коллективы белән берлектә «Чаба, чаба гомер аты...» дигән концерт оештырдылар. Бу чара «Балкыш» социаль-тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен үткәрелде. Алып баручы кыскача фольклор мирасы, «Чаба, чаба гомер аты...» концерты атамасының мәгънәсе турында сөйләде. Концерт барышында күңелгә үтеп керерлек шигырьләр, күңел җырлары, гармун җырлары яңгырады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев