Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шә­мәр­­дәннең “Яшьлек” яшьләр үзә­гендә «Мир без границ» проектын тормышка ашыру башланды

Проект физик мөмкинлеге чикле һәм сәламәт балаларга сыйфатлы ял итү өчен тигез мөмкинлекләр булдыруга юнәлтелгән.

23 сентябрь көнне Та­тар­­стан Республикасы Яшь­­ләр Министрлыгы гран­ты нигезендә Шә­мәр­­дәндә урнашкан “Яшьлек” яшьләр үзә­генең «Мир без границ» (“Чиксез дөнья”) проектын тормышка ашыру башланды.

Яшьләр белән эшләү бүлеге белгече Алсу Әх­мә­това авторлыгындагы проект физик мөмкинлеге чикле һәм сәламәт балаларга сыйфатлы ял итү өчен тигез мөмкинлекләр булдыруга юнәлтелгән.

Проект кысаларын­да, сә­­ламәтлек мөмкинлек­лә­­ре чикләнгән балалар өчен Саба мәктәп ин­тернаты укучылары бе­­лән ике мастер-класс үт­­кәрелде. Яшьләр үзә­ге хезмәткәрләре укучылар­га фото һәм видео тө­ше­рер­гә, суда рәсем ясарга өй­рәттеләр. Мөмкинлеге чикле балаларга шөгыль­ләрне үтәргә районыбыз волонтерлары ярдәм күр­сәтте. Мастер-классларда укучылар яшьтәшләре бе­лән аралашып вакыт­ларын күңелле һәм файдалы үткәрделәр. Иҗат итәр, уй­лап чыгарыр, укыр өчен районыбызда балаларга бөтен мөм­кинлекләр дә тудырылган. Мөмкинлеге чикле һәм һәр яктан да сәламәт балалар проект кысаларында үзләрен бер тигез итеп тойдылар. Алдагы көннәрдә укучыларны тагын шундый кызыклы дүрт мастер-класс көтә. Димәк, проектны тормыш­ка ашыру дәвам итәчәк.

Венера Дәүләтшина,

Шәмәрдән «Яшьлек» яшьләр үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X