Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сәнгать мәктәбенең бию сыйныфына яңа укучыларны кабул иттеләр

Хөснулла hәм Аллаhияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбендә бию сыйныфы укучыларын 1 класска кабул итү кичәсе үтте.

Кичәне сәнгать мәктәбе директоры урынбасары Гөлфинә Ярмөхәммәтова алып барды, чакырылган әти-әниләр белән кызыклы конкурслар уздырды. Кичә барышында ике әкият герое "Укымыйча гына белемле булып буламы, юкмы?- дигән сорауга җавап эзләделәр. Балалар әти-әниләренә 4 ай дәвамында  "Гимнастика" hәм "Ритмика" дәресләрендә укытучылары Альбина Мөбарәкҗанова  өйрәткән күнекмәләрен эшләп күрсәттеләр. Кичәнең азагында Гөлфинә Ярмөхәммәтова тамашачыларга гади генә булмаган  төргәк күрсәтте. Анда сәнгать мәктәбенең бию сыйныфына 1 класска укырга кергән hәр баланың исеме язылган иде. 8 ел укыганнан сон чыгарылыш сыйныфы имтиханнарында бу төргәкне ачып, бүгенге состав белән бию сыйныфын тәмамлаучылар таныклыгын алырга насыйп булсын иде, дип теләделәр әти-әниләр, балалар, укытучылар. Кичәне тәмамлап, hәр балага 1 класс сафына алу таныклыгы тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев