Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сатыш мәктәбе 100 еллыгын билгеләп үтте

Бәйрәм чарасына район җитәкчеләре, мәктәпнең элекке һәм хәзерге укытучылары, укучылары килде

Ш.З.Зиннуров исмендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбендә 135 укучы бар һәм аларга 26 укытучы белем бирә. Укучылар Сатыш, Аккүл Бигәнәй, Казанчы Бигәнәй, Мамалай, Түбән Шытсу, Саба, Чәбки Саба авылларыннан килеп укыйлар.  Мәктәп заман таләпләренә бар яктан да җавап бирә. Аның иркен спортзалы, спорт мәйданчыгы, зур ашханәсе, балык уңайлыклары булган класс-кабинетлары, көнкүреш хезмәт бүлмәсе, актлар залы, мастерское, проект эшчәнлеге бүлмәсе һәм китапханәсе бар. 
Мәктәптә Ш.З. Зиннуровның музей бүлмәсе, туган якны өйрәнү музее эшли. Килгән кунаклар берничә төркемгә бүленеп, Сатыш мәктәбе, мәдрәсә буйлап сәяхәт ясадылар. Ә инде икенче өлештә Сатыш мәдәният йотында бәйрәм тантанасы башланды. Әзерлек бик көчле иде. Укытучылар һәм укучылар өлкән буын мөгаллимнәргә, төрле елларда мәктәпне тәмамлаган чыгарылыш сыйныф укучыларына элеккеге мәктәп тормышын сурәтләде, җырлады, биеде. Биредә эшләп чыккан  һәм белем алган кунаклар үзләренең кызыклы хатирәләре белән уртаклашты. Районның башкарма комитет җитәкчесе Марат Ишниязов, Сатыш мәктәбен 1973 елда тәмамлаган Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Сатыш авыл җирлеге башлыгы Фаил Шәфигуллин изге теләкләрен җиткерде һәм олы юбилей белән тәбрикләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

1

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев