Шаулап үсә кырда иген Шыңарда, уңганнар сафына кушыл син, соңарма!
Авыл хуҗалыгы - четерекле тармак
Иң элек ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның аграр секторның эш нәтиҗәләренә йомгак ясаганда әйткән сүзләрен искә төшерик: “Агросәнәгать гади тармак кына түгел, ул – тормыш. Аның белән авыл җирендә яшәүче 1 миллионнан артык татарстанлының язмышы бәйләнгән”. Авыллар илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итеп кенә калмый, халыкның гореф-гадәтләрен, традицияләрен, телен дә саклаучы.
Районның көнбатышындагы “Туган як” җәмгыяте дә йөздән артык кешегә хезмәт урыны бирә. Тормыш иткәндә алар шушы хуҗалыкка карап торалар. Шул ук вакытта эшчеләр саны соңгы биш елда 20 кешегә кимегән. Кадрлар кытлыгы елдан-ел ныграк сиздерә. Авыл телне саклаучы дигәндә дә, интернациональләшә барабыз бугай. Хәзер фермаларда русча, таҗикча, үзбәкчә сөйләшүләрне дә ишетәсең.
“Бездә дә читтән килеп сыер савучылар бар. Менә дигән итеп эшләп яталар, – ди хуҗалык җитәкчесе Фәрхәт Корбангали улы Сәүбәнов. – Уртак тырышлык белән көнгә 14 тоннадан артык сөт савыла, кабул итү пунктларына 13,5 тонна озатыла. Җитештерү былтыргыга караганда 3 тонна чамасы артык. 2023 ел күрсәткече белән чагыштырганда үсеш 113 процент тәшкил итте. Сөтнең артуында былтыр файдалануга тапшырылган комплексның да йогынтысы сизелә.
Кадрлар проблемасыннан кала, икенче борчуыбыз – авыл хуҗалыгында җитештерелгән продукциягә тотрыклы бәя булмавы. Соңгы айда сөтнең бәясе 7 сум 50 тиенгә төште. Нәтиҗәдә ай саен 3 миллион 400 мең сум керем югалтабыз. Өченчесе – сөтнең азлап арткан акчасының да бәрәкәте булмавы. Техника, ягулык бәясе артулар хуҗалыкның икътисадына нык тискәре йогынты ясый.
Язгы кыр эшләренә килгәндә, техника әзер. Тырма агрегатлары кырга чыгарылган. Икешәр тракторда эшләүче механизаторларыбыз бар. Уҗымнар һәм күпьеллыклар минераль ашлама белән 600 гектарда тукландырылды. Аммиак селитрасының тупланган кадәре җитеп бетми, шуңа күрә алдагы көннәрдә кайтарылачак, алла боерса. Ягулык-майлау материаллары белән дә өзеклек булмаячак. Чәчүлек материалларны химик һәм биологик препаратлар белән эшкәртү бара. Былтыр 12 миллионлык чәчү комплексы кайтарттык, аннары 4 миллионнан артыкка дискатор алдык. Төзелешләр дә – заман таләбе. Бозаулар торагы иске, яңаны эшлисе иде. Эш акчадан тора, кредитлар алып, бурычка батасы да килми. Көтүне яңартырга 100 башлап тана кирәк. Эш тагын акчага килеп терәлә. Шуңа нигездә үзебезнең таналарга исәп тотабыз. Сатып алынганнарыннан калышмыйлар, яңа бозаулаганнары 20 литрдан артык сөт бирә.
Ничек кенә булса да, зарланмыйбыз, бурыч куелган, эшләмичә булмый. Бу очракта игенчелектә дә һәм терлекчелектә дә тотылган чыгымнарны киметү, һәр тармакта мөмкинлекләрне барлап, исәпләп, җитештерүне арттыру сорала.
Фәнил Мәүлетов әзерләде
Тулырак: «Саба таңнары» газетасыннан укый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев