Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

САЙЛАУДАН ЧИТТӘ КАЛМАДЫЛАР

22 декабрьдә Үзбәкстан Республикасында Олы Мәҗлеснең закон чыгару палатасына сайлаулар узачак. Әлеге мөһим вакыйгадан башка төбәкләрдә яшәүче Үзбәкстан гражданнары да читтә калмый. Шул уңайдан Республикабызның шәһәр һәм авылларында да әлеге сайлауга катнашу мөмкинлеге тудырылды.

Районыбызда даими яки вакытлыча яшәүче 41 гражданин тавыш бирергә тиеш булып, аларның 33е мәдәният йортында урнашкан сайлау участогында, ә 8е Казан шәһәрендә сайлау хокукларыннан файдаланды. Биредәге сайлау участогында шулай ук Кукмарадан –21,Теләчедән 17 кеше үзләренең гражданлык бурычларын үтәделәр.

“Сайлауларга килгәндә, Үзбәкстанда сайлаулар 22 декабрьдә үтәчәк. Әлегә безгә закон нигезендә, алдан сайлау мөмкинлеген Татарстан Республикасы тудырды. Бу, әлбәттә, зур яңалык, без бик рәхмәтле.  Җирле органнар да эшләр өчен барлык уңайлыкларны булдырды”,–дип рәхмәт сүзләрен җиткерде комиссия рәисе, Үзбәкстан Республикасының Россия Федерациясендәге Илчесе киңәшчесе Алешер Зыямөхәмәдов. 

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев