Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сайлаулар зур оешканлык белән уза

Сабаның 2483 нче сайлау участогында Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау оешкан төстә дәвам итә. Әлеге участок барлыгы 1361 сайлаучыны берләштереп, иртәнге сәгатьләрдә сайлаучыларның 75проценты тавыш биреп өлгергән иде.

Пандемиягә бәйле рәвештә бөтен таләпләр төгәл үтәлгән хәлдә — сайлаучыларның һәрберсенең температуралары үлчәнеп, шәхси саклану чаралары — битлек, перчаткалар белән башкарыла. Әлеге участокка беренчеләрдән булып Фәнил Зиннәтуллин тавыш бирергә килеп, махсус бүләккә ия булган. Ә 18 яше тулган өч яшь сайлаучы беренче тапкыр үзләренең тавышын бирә. Романовлар гаиләсе дә иртәдән сайлау участогына тавыш бирергә килде. "Үзебезнең гражданлык хокукыбызны белдерергә килдек. Сайлауларга гомер буе йөрибез. Бүген дә Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле үзидарә органнарына депутатларны сайлауда үзебезнең тавышыбызны бирдек. Татарстаныбыз көннән-көн алга бара. Республикабызның алдагы киләчәге тагын да якты, матур буласына ышанабыз", - ди Лидия Романова.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X