Сайт ясарга өйрәнделәр
Интернет технологияләр заманында тормышыбызның бер өлеше “бөтендөнья пәрәвезе” белән бәйле.
Социаль челтәрләрдә аралашабыз, төрле сайтларга керәбез, электрон почтадан файдаланабыз. Виртуаль дөньяга керү табигатьтә йөрү түгел, интернет продуктлар барысы да кеше кулы белән тудырылган. Әйтик, социаль челтәрләрдә теләгән һәркем үз төркемен булдыра ала. Сайт ясау исә катлаулырак, ләкин кулдан килерлек эш. Саба аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе-интернатында оештырылган лагерьда укучыларны менә шуңа өйрәттеләр. Веб-эшләнмәләр буенча оештырылган белем сменасы 5 көн дәвам итте. Районның төрле мәктәпләреннән җыелган VI-XI сыйныф укучылары белән “ICL Системалы технологияләр” компаниясе белгече Илья Федоров белән Владимир Тимофеев эшләде. Алар икесе дә мәктәп балаларын программалаштыру серләренә төшендерүдә тәҗрибәле белгечләр. Лагерьга килгәнче укучыларның интернет проектлар өлкәсендә белем дәрәҗәләре төрлечә булган. Биш көн эчендә алар үзләренә яңа дөнья ачтылар. Әйтик, моңарчы “Паскаль” һәм “Java”да эшли белгән Саба аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбенең X сыйныф укучысы Илназ Мәүләвиев HTML һәм CSS телләрендә дә сайт ясарга өйрәнгән. “Лагерь тормышы бик күңелле үтте. Без Саба урман хуҗалыгына багышланган сайт ясадык. Лесхозга барып үзебезгә кирәкле мәгълүмат тупладык, өстәмә материалларны интернеттан алдык. Гадел Зарипов белән Рамил Җамалиев дизайн өчен җавап бирде, без Илшат Хәсәнов белән сайтның кодын яздык. Киләчәктә мин программалаштыру буенча шөгыльләнергә телим һәм төп һөнәрем шул булачак дип уйлыйм”,– диде Илназ.
Олы Кибәче урта мәктәбеннән Рәсим Хөсәенов “Саба районында спорт” дип исемләнгән проектны яклады. Ул үзе сайтның кодын язган, Данияр Галиуллин аны икенче калыпка да утырткан, текстларны Адель Газизҗанов язган, Динислам Гайнуллин фотолар туплаган. Нәтиҗәдә районның спорт тормышына багышланган кызыклы гына сайт килеп чыккан. Моннан тыш тагын ике команда – Шәмәрдән лицее укучылары Кирилл Белоус, Эмиль Вәлиев, Эдуард Зиннәтуллин, Самир Садыйков үз мәктәпләренә, гимназия егетләре Наил Николаев, Ренас Хөснуллин, Зиннәт Латыйпов, Булат Вафин Саба бистәсенә багышланган сайт ясаганнар. Илья Федоров проектларын яклаучыларның барысына да digital superhero корпоратив акселераторы сертификатларын тапшырды һәм укуны оештыруда уңайлы шартлар тудыру турында кайгыртканы өчен район башлыгы Рәис Миңнехановка зур рәхмәт белдерде. “Интернет технология заманында яшибез. Үзебезнең районны гына алсак та, авыл хуҗалыгында фермаларны роботлаштыру бара. Урманга да беркем дә пычкы белән бармый, агачны программалаштырылган техника кисә. Без теләсәк тә, теләмәсәк тә, тормыш шулай булачак һәм моңа әзерләнергә кирәк. Кем программалаштыра ала, шул техник биремнәр дә эшли белә. Бу безнең киләчәк һәм яшьләрне моңа әзерләү мөһим бурыч”,–диде лагерьны ябу тантанасында катнашкан Рәис Миңнеханов һәм районда төзеләчәк технопаркта төп юнәлешнең IT- технологияләр булачагын ассызыклады.
Фәнил Мәүлетов фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев